“Голос.Дети-4” җыр бәйгесендә Татарстан егете катнаша

news_18291Чаллыдан 11 яшьлек Нурлан Исмаилов җомга, 24 мартта, беренче каналда бара торган “Голос.Дети-4” җыр бәйгесендә чыгыш ясаячак.

Нурлан кечкенәдән вокал белән шөгыльләнә. Ул 4 санлы музыка мәктәбенә йөреп белем ала. Чаллының “Мизгел” җыр театрында да җырлый.

Телевизион тапшыру төшерелгән, Чаллы егетенең Полад Бюль-Бюль Оглының “Позвони!” җырын башкаруы остазларның берсенә — Нюшага бик ошый һәм ул “сукыр тыңлауларда” аңа борыла.

Башка остазларның командалары инде тулган була. Нурланга бәхет елмая, ул Нюша командасында иң соңгы сайлап алынган җырчы.

Нурлан Исмаилов чыгышын “Голос.Дети-4”ның ахрындарак карарга мөмкин. Хәзер ул икенче турга әзерләнә, дип яза Шәхри Чаллы.

Просмотров: 1070

Комментирование запрещено