Камышлыда яшәүче Галимә апа Әхмәтшинаның туган авылына, табигатенә багышлап язган шигырьләрен даими бастырып торабыз. Ә бүгенге шигырен ул Бозбаш авылының йөзек кашлары булган күршеләре Мөхтәрәмә апа һәм Сәгыйть ага Сәлаховларга багышлый.
Курше хакы — Тәңре хакы, диләр,
Еллар үткәч үзем аңладым.
Авырлыклар килде, нихәл итим,
Күршеләрдән ярдәм сорадым.
Кайткан саен туган авылыма
Кунак булам күршеләремдә,
Ихлас шатлык тула күңелемә,
Уңа кебек бар эшләрем дә.
Күрше хакы — Тәңре хакы, диеп
Юкка гына халкым әйтмидер,
Яшик бергә кайгы-шатлык бүлеп,
Шул тормышка берни җитмидер.
Галимә ӘХМӘТШИНА.
Камышлы авылы.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1214