Самара белән Кырым арасында күпер сузылды

Губернатор башкаруында Севастополь вальсы.

Губернатор башкаруында Севастополь вальсы.

Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына керүенә өч ел тулу уңаеннан үткән шимбәдә илебезнең барлык регионнарында төрле бәйрәм чаралары уздырылды.

Самараның Куйбышев исе­мендәге мәйданы да бу көнне гөрләп торды.  Анда җыелган ун меңгә якын кеше үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары белән хозурланды, төрле бию стильләре буенча мастер-классларда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты.

Граффити төркемнәргә дә мәйданда сәләтләрен күр­сә­тергә мөмкинчелек булды. “Самара – Кырым: мәдә­ни күпер” темасына ачык төстәге буяулар белән ясалган рәсемнәрне күреп, аларның хыял канатларына олылар да, яшьләр дә сок­ланды. Җылы кояш нурларына күмелгән Самараның һәм Кырымның күренекле урыннарына, зәңгәр диңгездә сикереп уйнаган дельфиннарга караганда, чынлап та, ике арада күзгә күренми торган ниндидер күпер булуы сизелеп торды.

Ә  “Россия – Кырым: мәңгегә бергә!” акциясенең төп чарасында  регионыбызның югары һәм урта белем бирү йортлары студентлары катнашты. Анда иң шәп бию номерен күрсәтүче командага махсус бүләк әзер­ләнгән иде. Бу турыда самаралыларны, бәйрәм кунакларын сәламләгәннән соң өлкә губернаторы Николай Меркушкин әйтеп узды һәм сүзне Кырымнан килгән делегатларга бирде. Кырым Республикасының курортлар һәм туризм министры Сергей Стрельбицкий бәйгедә җиңүче Самара социаль педагогика университеты студентларына бер атнага Кырымга бару өчен сертификат тапшырды. Саки районы администрациясе башлыгы Галина Мирош­ниченко, шул ук районның совет рәисе Николай Россоловский  кайнар сәламнәрен җиткереп, самаралыларның Кырымда һәр­вакыт көтеп алынган кунак булуларын белдерделәр. Башка бәйгеләрдә катнашучылар һәм җиңүчеләр дә бүләксез калмады.

Бу күркәм чара Севастополь вальсы белән тәмамланды. Хәтта парлары булмаганнар да урыннарында басып тора алмыйча, талгын аккан музыка көенә әйләнделәр.

 

Алинә ГАЙСИНА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1028

Комментирование запрещено