Безне, әниләрне һәм әбиләрне, укытучы Фәния Геннадьевна Гатина (ул минем сыйныфташым да әле) хатын-кызлар бәйрәменә багышланган чарага, Иске Ярмәк авылы урта мәктәбенә очрашуга чакырды. Үз эшен яратып, укучыларым белемле, тәртипле булсыннар, үсеп җитеп тормышта үз юлларын тапсыннар, диеп тырышып эшли ул.
Бәйрәм чарасын ачып күңел түрендәге изге теләкләрен, котлауларын җиткерде укытучы. Аннан соң без мәктәпнең спортзалына бардык. Анда безне физкультура укытучылары Әсхәт абый Гыйләҗев һәм Рөстәм Яруллин каршы алдылар.
Балалар бер, әни-әбиләр икенче команда булып, ярышлар башланды. Йөгерү, туплар белән төрле уеннар уйнау, скакалка сикерүдә ярышып көч сынашсак, табышмак-мәкальләр әйтешеп, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне искә төшереп, белемнәрне сынадык. Жюри әгъзалары балларны санаганнан соң, дуслык җинүе билгеле булды.
Очрашу чарасы бәйрәм табыны артында дәвам итте. Ни генә юк иде өстәлләрдә: кайнар каз бәлеше, бавырсак, өчпочмаклар, укучы балаларыбыз әзерләгән төрледән-төрле салатлар, тәм-томнар дисеңме! Бик тырышкан укытучы апалары һәм балалар.
Безне шулай очраштырып, күңелле ял иттерүегез, балалар белән аралаштыруыгыз өчен рәхмәтләр яусын сезгә, хөрмәтле укытучылар. Сезгә сәламәтлек, мул тормыш, гаилә иминлеге, авыр хезмәтегездә уңышлар телибез. Киләчәктә дә шулай очрашып, аралашып яшәргә язсын. Амин.
Барлык әни-әбиләр исеменнән Яңа Ярмәк авылында яшәүче Розалия ГАФУРОВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 1141