Быел татар әдибе, драматург, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тула. Галимнәр тарафыннан иң күп өйрәнелгән әдип саналса да, аның игътибардан читтә калган язмалары, биографиясендә ачыкланмаган сәхифәләр бар әле. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге институты баш гыйльми хезмәткәре Зөфәр Рәмиев әнә шул хакта сөйләде.
– Зөфәр абый, Галимҗан Ибраһимовка кагылышлы ачылмаган серләр бармы әле?
– Чорлар, дәверләр безнең заманнан ераклашкан саен, әдипләребез иҗатын, Тукай әйткәнчә, инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгу бик тә кыенлаша. Әмма омтылыш булырга тиеш дип саныйм. Галимҗан Ибраһимовка караган “серләрне” – гаделлекне ачу исә шәхес культы чорында мөмкин булмады. Шөкер, андый мөмкинлек хәзер бар. Минем уемча, бүген аның совет чорын сурәтләгән әсәрләре ХХI гасыр укучысыннан ераклаштыруны түгел, тагын да ныграк игътибар итүне сорый. Ул еллардагы әдәби иҗат эше никадәр генә идеология басымы астында бармасын, әсәрләр шул замандагы совет рухын гына түгел, язучының сәнгатьчә фикерләвен дә чагылдыра бит әле. Г.Ибраһимов шул чорда яшәгән һәм ул вакыттагы сәяси вакыйгаларда үзе дә катнашкан, замандашларының катлаулы эчке дөньясын тирән психологизм белән гәүдәләндерә алган.
1927 елда Ибраһимов кинәт каты авырып китә. Берничә айга гына дәваланырга дип Кырымга озатылган әдип анда 1937 елның августына кадәр калырга мәҗбүр була. Иҗат эшен дәвам итәргә тырыша. Мәгълүм ки, Тукай үзенең сүнеп баруын аңлаган хәлдә, 1913 ел башында әсәрләренең күләмле җыентыгын әзерли. “Мәҗмугаи асарь” дип исемләнгән әлеге җыентык 463 битле булып басылып та чыга. Г.Ибраһимов та, үзенең татар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлегенең егерме еллыгы билгеләп үтелгәннән соң ук диярлек, авыру хәлендә гомер кичерүенә карамастан, күптомлы басмаларына керәсе роман һәм повестьларының текстларын яңадан карап чыгарга омтыла, аларга күп кенә үзгәрешләр кертә, кайчак аларның яңа редакцияләрен иҗат итә. 1930 нчы елларда алар 7, 5, 4 томлы өч басмага кертелә (кайбер томнары чыгып өлгерми). 1928 елларда әдипнең фикерләвендә “суллык” көчәя. 1937 елда ул Казанга кайтарыла һәм бераздан төрмә хастаханәсендә үпкә авыруыннан вафат була. Шуннан соң “халык дошманы” дип игълан ителгән Ибраһимовның әсәрләре озак вакытлар басылмый. Сталин вафатыннан соң беренчеләрдән булып аны реабилитацияләү мәсьәләсен Әмирхан Еники күтәреп чыга, бераздан әдипнең әсәрләрен бастыруга да юл ачыла.
– Галимҗан Ибраһимов исемен йөрткән институт әдипнең юбилей елын ничек каршылый?
– 1967 елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына Г. Ибраһимов исеме бирелде. Бу бөек әдип, тел һәм әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог, тарихчы буларак ныклап өйрәнү эшен башлап җибәрүгә этәреш бирде. Институт җитәкчелеге Г.Ибраһимовның бөтен иҗатын, публицистик һәм гыйльми эшчәнлеген колачлаган ун томлыгын чыгаруны фәнни-тикшерү планнарына кертергә теләде. Ләкин институт СССР Фәннәр академиясенә караганлыктан, Мәскәү Казанга андый ук иркенлекне бирмәде. Ул, сигез томлы итеп әзерләнеп, Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты, соңыннан гына 9 нчы томы өстәлде. Билгеле инде, әдип язганнарның бөтенесе дә бу басмага керә алмады, “Татар хатыны ниләр күрми”, “Безнең көннәр” кебек әсәрләрнең әүвәлге басма вариантлары читтә калды. Шулай да бу томлык 1980 нче еллар өчен шактый саллы хезмәт булды, аларны төзүгә, текстларга комментарийлар язуга Рәшат Гайнанов аеруча күп көч куйды. Совет чоры булганлыктан, кыскартылган әсәрләр дә шактый. 1913 елда “Татар шагыйрьләре” исемле бик җитди әдәби-тәнкыйди хезмәтендә ул татар шагыйрьләренә югары бәя биреп, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәндтән кала, реалист Тукайны өченче урынга гына куя. Тукай турында сүз барганда, мәсәлән, Ибраһимов Чыңгызханны искә ала. Билгеле, ул вакытта мондый тыелган шәхесләр исемен телгә алырга ярамады. Чөнки текстларга комментарий әзерләүчеләр ул вакыттагы идеологиягә буйсынып эш итәргә мәҗбүрләр иде. Ибраһимов турында фикер әйткән мөһаҗирләр исемнәре телгә алынмады. Берничә ел элек институт Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгын әзерли башлады. Аның кайбер томнары әзер дип ишеттем. Менә анысында инде Г.Ибраһимов иҗат мирасы бөтен тулылыгында чагылдырылыр дип ышанам.
– Димәк, язучы турында барысы да билгеле?
– Алай кистереп әйтеп булмый. Эзләнәсе дә эзләнәсе әле. Кызганыч, аның архивы бөтенләй сакланмаган диярлек. Кайбер ишарәләр бар, ләкин мин кулъязмаларның барысын да табу мөмкин булмас дигән уйда. Галимҗан Ибраһимов – 1908 елдан башлап инкыйлабка кадәрге вакытлы матбугатта күп эшләгән әдип, публицист-журналист һәм галим. Мәсәлән, ул “Әл-Ислах” газетасында Фатих Әмирхан белән эшләгән (хәбәр-мәкаләләре сигез мәртәбә басылган). Аннары “Йолдыз” һәм башка газеталарда. “Аң” журналында да актив чыгыш ясаган, 1917 елгы ике революция арасында “Ирек”, “Безнең юл” газеталарын редакцияләгән. Бу басмаларның барлык саннары да сакланмаган. Әйтик, Фатих Сәйфи белән оештырган “Ирек” газетасының 35 саны чыкканы мәгълүм, аның 8 саны сакланмаган. Димәк, эшлисе эшләр шактый әле. Икенчедән, вакытлы матбугатта чыккан язмаларын ул һәрвакытта да “Галимҗан Ибраһимов” дип имзаламаган бит. 1912-1915 елларда ул еш кына “Габди” һәм башка берничә тәхәллүс белән язмаларын чыгара, кайчакларда имзасын бөтенләй дә куймый. Шушындый очраклар Тукайда да еш булган. Мондый язмаларны бәялисе, истәлекләргә һәм башка документларга таянып, чагыштырып, Ибраһимовныкы икәнен раслыйсы бар әле. Соңгы елларда институтның текстология бүлегендә мондый төр эшләргә дә зур әһәмият бирелә дип беләм.
– Шәхсән үзегез Галимҗан Ибраһимовка кагылышлы нинди ачышлар ясадыгыз?
– Мин Галимҗан Ибраһимовның иҗат мирасын диссертация яисә монография язып махсус өйрәнгән кеше түгел. Аңа бәйле язмаларым берничә генә. Берсе аның текстологиясе турында иде. Икенчесе – Галимҗан Ибраһимовның “Татар әдәбияты нинди юл белән барачак?” дигән күләмле хезмәтен матбугат өчен әзерләү булды. Заманында ул аерым бер китап та булып чыккан булган. Анда шактый кыю фикерләр бар. Әлеге хезмәт нишләптер игътибардан читтә кала бирә. Гәрчә анда хәзерге заманга яраклы фикерләр ярылып һәм тулып ята.
– Галимҗан Ибраһимов иҗатының әһәмияте нәрсәдә?
– Барыннан да бигрәк ул – бөек язучы. Ул – татар әдәбияты үсешенә бик зур йогынты ясаган шәхес. Егерменче йөз башын галимнәр Ренессанс, ягъни Яңарыш чоры дип тикмәгә әйтмиләр бит инде. Поэзиядә Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, Нәҗип Думави, Сүнчәләй, Мәҗит Гафури яңарыш алып килә. Прозага яңа сулышны төп өч фигура – Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов өрә. Г.Ибраһимов әсәрләрендә Көнчыгыш әдәбиятыннан килә торган традицияләр белән янәшәдә, Көнбатыш һәм рус әдәбияты традицияләре урын ала, аурупачыл сәнгати алымнар белән тормышны тирәнтен чагылдыруга омтылыш алга чыга. Ул милли мәсьәләләрдән читләшми, татар халкының үткәне, бүгенгесе турында уйлана, бу хакта яза. Югарыда искә алынган татар мәдәнияте турындагы хезмәте – моңа ачык мисал. Әле бит ул инкыйлабларга кадәр ислам мәдәнияте турында да китап бастыра. Совет чорында гарәп графикасын яклап чыгыш ясавы да мәгълүм. Тагын бер бик әһәмиятле факт: ул саф татар телендә язган, телгә карата Каюм Насыйри васыятьләрен яклаган, бу хакта хезмәт тә язган.
– Галимҗан Ибраһимов “кызыл чор”ның барлык шартларын үтәгән. Баштагы әсәрләренә дә сыйнфый көрәш төсмере өстәп яңадан язган. Шуңа да карамастан, йөри алмаслык хәлдәге әдипне кулга алып Казанга озатулары бик аңлашылып бетми.
– Кызганыч, илдә репрессиянең көчле дулкыны башлана. Монда инде авыр хәлдә булу-булмауга карап тормаганнар. Галимҗан Ибраһимовның гарәп графикасыннан баш тарту – гасырдан-гасырга күчеп килгән мирасны һәм кыйммәтләрне югалтуга каршы, мин латин графикасын яклап тавыш бирә алмыйм, дип ясаган чыгышы да зур роль уйный. Бу чыгыш белән генә тукталып калмыйча, сиксән ике татар зыялысы гарәп графикасын калдыруны сорап Сталинга хат та яза. Монда Ибраһимов имзасы да була. Сәяси карашлары белән дә Галимҗан Ибраһимов – бик катлаулы шәхес ул. Инкыйлабтан соң әүвәл эсерлар партиясе әгъзасы булып тора. Мәсәлән, ул 1917 елның май аенда уздырылган Беренче Бөтенрусия мөселманнары съездында Учредительный собраниегә сайлауларда мөселманнарны бердәм булуны яклап чыгыш ясаган, беркадәр вакыт үтүгә – 1920 елда большевиклар партиясенә керә, пролетариат диктатурасын яклаучылар сафына баса. Әмма ул һәрвакыт рус мәдәнияте чолганышында калган татар халкының мәдәниятен, телен, аның миллилеген саклап калу юлында армый-талмый хезмәт иткән.
– Бүген әдипнең туганнары бармы?
– Г.Ибраһимовның бердәнбер баласы булган. Кызганыч ки, ул 1931 елда, дүрт яшендә үк авырып вафат булган. Бертуган агай-энеләре нәселләрен дәвам итүчеләр Башкортстанда һәм башка җирләрдә яши. Апрельдә Галимҗан Ибраһимовка багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Институтның кулъязма һәм музыкаль мирас үзәгендә “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” исемле җыентык әзерләнә. Анда Г.Ибраһимов шәхесенә һәм иҗатына мөнәсәбәтле кагылышлы яңа фактлар урын алачак.
“Ватаным Татарстан” (№ 41, 24.03.2017).
КОНТЕКСТ:
Галимҗан Ибраһимов – «кызыл язучымы», милләт каһарманымы?
Просмотров: 785