Кар сулары белән гомер ага

iНичәнче тапкыр каршы алам язны,
Кар сулары булып үтә гомерләр,
Ярларыннан ташып, ашкынышып,
Ярышып үтә генә бирәләр.

Гөрләвекләр белән бергә балачакта калды
Кәгазь көймә ясап, суга агызу.
Сөзәк ярларда сердәй яшерелде
Сөйгән ярым белән очрашу.

Шаулап аккан ташу суларына
Моң-зарымны сөйләп яшь түктем.
Текә ярларыннан дулкыннарга карап,
Хыялымны очар кош иттем.

Озак йөреп, авылыма кайттым
Гөрләвекләр җырын тыңларга.
Чәчләремә кунган ап-ак карлар
Акмасмы, дип, эреп суларга.

Элеккечә хәзер күңелләрем ярсып,
Дулкынланып чыкмый ярлардан.
Сәлам хатын агызып киләчәккә,
Аваз көтәм үткән еллардан.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1162

Один комментарий

  1. РЭХМЭТ НАИЛЯ!!! АВЫЛГА БАЛА ЧАГЫМЫ КАЙТЫП КИЛГЭН КЕБЕК БУЛЫП КИТТЕ…КУНЕЛЛЭР ТУЛДЫ