25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттек
Похвистнево районы Мәчәләй авылының Муса Җәлил исемендәге мәдәният сарае җитәкчесе булып Жанна Әмирова эшли башлаганнан бирле биредә яхшы якка үзгәрешләр күбәйде. Ул үзе безнең авылдан түгел. Читтән кайткан кеше булуына карамастан, Жанна авылыбызны бик ярата. Моны аның эшләренә карап та әйтергә була.
Клубка килеп кергәч тә, авылыбызның матур урыннары, хезмәт батырлары фотосурәтләре куелган стендларны күреп сокланасың. Икенче катта оранжерея булдырылган. Үсемлекләрнең ниндиләре генә юк биредә! Ә җәй айларында клуб алды да гөлләргә күмелә.
Жанна Әмирова белән, кулга-кул тотынышып, сәнгать җитәкчесе Бибинур Газизова, китапханәче Разия Канюкаева, җыештыручы Асия Исмәгыйлева (соңгы вакытта ул җирле Ак калфак” оешмасын җитәкли) һәм музыкант Шакир Әбдерахманов эшли.
Атна саен диярлек, алар кызыклы очрашулар, концертлар һәм бәйрәмнәр уздырып торалар. Татарстан артистларының да безнең авылны урап узганнары юк. Тик шулай да күңелгә үзебезнең талантлы яшьләребез — Алсу Хәсәнова, Самирә Шабаева, Рафаэль Канюкаев, өлкәннәрдән - Абдулла Исмәгыйлев, Әминә Айкаева, Фәридә Байбекова, Сәгыйдә Субеева, Рәфыйк Бахтеев, Румия Сапуковалар якынрак. Алар катнашындагы кичәләр бигрәк тә җылы һәм күңелле үтә.
Клубта яшьләр өчен дискотекалар да еш уздырылып тора. Биергә яратмаганнары бильярд, теннис, шашка уеннары белән мавыга,күпләр тренажерларда шөгыльләнә.
Җәен авылга шәһәр балалары, югары уку йортларында укучы студентларыбыз кайтканда Мәдәният йорты тагын да җанланыбрак китә. Берәүләр китапханәдә китап укыса, икенчеләре кырда эшләүчеләр өчен концертлар әзерләп куйса, өченчеләре мәчеттә гарәп язуын, намаз уку тәртибен үзләштерә.
Авыл тормышына ямь өстәүче мәдәният хезмәткәрләренә чын күңелебездән рәхмәтләр әйтеп, исәнлек-саулык һәм иҗади уңышлар телибез.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1168