Урамда яз, күңелемдә наз,
Сыерчыклар кайттылар.
Йөрәк түрендәге хисләр
Гүя чәчәк аттылар.
Жиһанда яз, йөрәктә наз,
Әйтерсең унсигез яшь.
Бөтен дөньяны сәламләп
Нурларын сибә кояш.
Сөю белән тулы йөрәк,
Канатланды хыяллар.
Урамда яз, күңелдә наз,
Имин булсын дөньялар.
Һәр ел саен килер язлар
Табигатьне уятып.
Һәр ел саен сөю язын
Көтә күңел назланып.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1297