Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Иван Грозный һәйкәлен урнаштыруны тәнкыйтьли / В ДУМ РФ критикуют установку памятников Ивану Грозному

0238Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе Иҗтимагый палата әгъзасы Дамир Мөхетдинов Иван Грозный һәйкәлен урнаштыруга каршы чыккан. Бу хакта ИНТЕРФАКС агентлыгы хәбәр итә.

«Безнең илдә күптән түгел «нык дәүләт эшлеклесе» Иван Грозныйга һәйкәлләр куелды. Әмма патша Иоанн IV Россиянең күп халыкларына һәлакәт китергәнен һәм һәйкәлне урнаштыру миллионлаган кешенең тарихи хәтерен мыскыл итү буласын уйламадыгызмы?», — дип мөрәҗәгать итте Д.Мөхетдинов чәршәмбе көнне Иҗтимагый палатаның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яхшырту буенча комиссия утырышында.

2016 елның октябрендә Ока һәм Орлик елгалары кушылган Орёл шәһәрендә Богоявленск соборы янәшәсендә Грозныйга һәйкәл ачылган иде. 1566 елда патша боерыгы буенча биредә шәһәргә нигез салынган. Монументны ачу буенча җәмгыятьтә бәхәсләр барлыкка килгән.

Россиядә Иван IV кә икенче һәйкәл Владимир өлкәсенең Александров  шәһәрендә 26 августта ачылыр дип планлаштырыла.

“Татар-информ”.

* * *

Первый зампред Духовного управления мусульман России, член Общественной палаты РФ Дамир Мухетдинов выступил против установки памятников Ивану Грозному.

«Не так давно в нашей стране появились памятники Ивану Грозному — «крепкому государственнику». Однако о том, что царь Иоанн IV стал причиной национальной катастрофы для многих этносов России и установка памятника оскорбляет историческую память миллионов людей, не подумали», — заявил Д.Мухетдинов в среду на заседании комиссии ОП по гармонизации межнациональных и межрелигиозных отношений.

В октябре 2016 года был открыт памятник Грозному рядом с Богоявленским собором в Орле, у слияния рек Оки и Орлика, где в 1566 году по его указанию царя основан город. Открытие монумента сопровождалось оживленными дискуссиями в обществе.

Второй памятник Ивану IV в России планируется открыть в городе Александрове Владимирской области 26 августа.

interfax-religion.ru

Просмотров: 1257

Комментирование запрещено