Татарларны чәчелгән халык дип әйтү дөрес түгел – Гамирҗан Дәүләтшин
Россиянең 75 процент җире – татарларның үз җире, шул сәбәпле, татарларны чәчелгән халык дип атау дөрес түгел. Казан (Идел буе) федераль университетының Татарстан тарихы, археологиясе һәм кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.
Тарих фәннәре докторы әйтүенчә, тарихи яктан татар халкы Россиядә бернинди килмешәк һәм чәчелгән халык та түгел.
“Днепр елгасыннан Тын океанга кадәр җирләр – татарларның тарихи җирләре. Шул сәбәпле, татарга кагылышлы проблемаларны Татарстан гына күтәрерлек дәрәҗәдә түгел, аларны Россия күләмендә хәл итәргә тиешләр”, – диде ул.
“Мәктәпләр, башка мәдәни мәсьәләләр дә Россия күләмендә федераль бюджет белән хәл ителергә тиеш. Ул Татарстан бюджеты белән генә хәл ителә алмый. 75 процент татарларның культурасын, телен һәм башкаларны хәл итү безнең Татарстанның гына көченнән килә торган нәрсә түгел ул”, – дип белдерде Гамирҗан Дәүләтшин.
Шул ук вакытта тарих фәннәре кандидаты, Россия төбәкләренең татар проблемасын хәл итәргә алынасына ышанмавын белдереп, үзенең бу карашын күпмедер дәрәҗәдә хыял дип атады. “Бу – шулай булырга тиеш дип инану”, – диде ул.
* * *
Гамирҗан Дәүләтшин: Россия – ул татар дәүләте дә
Россия ул – рус җире генә дигән сүз түгел, ул татар дәүләте дә. Казан Федераль (Идел буе) университетының Татарстан тарихы, археологиясе һәм кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.
Тарих фәннәре докторы фикеренчә, татарлар үзләрен Россиядәге төп халыкларның берсе дип саный. “Безгә Россияне — татар дәүләте, татар дәүләтчелегенең дәвамы итеп карарга кирәк, ягъни монда (Казанга – Р.Л.) кергән, безнең мәдәниятне юк иткән формасында гына түгел”, — диде ул.
Гамирҗан Дәүләтшин әйтүенчә, Россияне һәм рус дәүләтен оештыруда татарлар катнашкан, һәм аның көче дә шунда. 250дән артык рус кенәзлеген Алтын Урда дәүләт итеп берләштерә.
“Татар, Алтын Урда үзенең “кабер казучы”сын барлыкка китерә сыман. Ләкин беркайчан да Алтын Урда руслар тарафыннан яулап алынмаган һәм юк ителмәгән. Аның эчке сәбәпләре бар”, — ди тарих фәннәре докторы. Аның әйтүенчә, Мәскәү Русе — дәүләт төзелеше, сәясәт, гаскәр төзелеше ягыннан Алтын Урда ханлыгының дәвамы.
Гамирҗан Дәүләтшин фикеренчә, бу махсус тикшерүне һәм җитди эзләнүне сорый. “Бездә бит рус дәүләте — русныкы гына дигән төшенчә яши. Чынлыкта безнең тарих Мәскәү тарихчылары тарафыннан яктыртылмый диярлек. Бирелсә дә, ул тискәрерәк формада чагылдырыла. Менә шуннан котылып, без — Мәскәү, татар галимнәре — шушы мәсьәләне бергәләп чишә алабыз икән, Русьның да, Россиянең да дәрәҗәсе төшмәячәк. Киресенчә, аның тагын да зуррак һәм тормышчанрак дәүләт булуы аңлашылачак”, — ди ул.
“Әгәр татар, Алтын Урда тарихы булмый икән, Россия дәүләте һич тә була алмаган булыр иде. Менә безгә шуны яхшы аңларга кирәк”, — дип белдерде тарих фәннәре докторы.
* * *
Гамирҗан Дәүләтшин: Татарның югары культураны кабул итмәве авыл халкы булуы белән дә бәйле
Татар халкының югары культураны кабул итмәве аның озак еллар башлыча авыл халкы булып яшәве белән аңлатыла. Казан (Идел буе) федераль университетының Татарстан тарихы, археологиясе һәм кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.
Тарих фәннәре докторы әйтүенчә, татарлар озак еллар дәүләтле халык булып яшәгән, шул чорда белемле дә булган. Әмма Казан ханлыгы яулап алынганнан соңгы чорда татарларның феодал катламы юкка чыгарыла, алар шәһәрләрдән куыла. Гамирҗан Дәүләтшин әйтүенчә, югары, профессиональ культураны бары тик шәһәр халкы гына тудыра ала.
“Ни өчен без татарларда даһилар (бигрәк тә XIX гасыр Европа, руслардагы кебек) барлыкка килмәгән дибез икән, бу шуның нәтиҗәсе булып тора”, – диде ул.
“Авылда опера театрларын күрү мөмкин түгел. Ул анда мәгънәсезлек тә булыр иде. Анда хәтта табигатьне сурәтләүче рәссамнар эшләр өчен дә мөмкинлек юк. Авылда зур музейлар, фәннәр академиясенең урнашуы да мөмкин түгел. Шуңа күрә Европада беренче чуен койган, әллә нинди математик, астрономик ачышлар ясаган халык культурасы түбәнәя”, – дип аңлатты тарих фәннәре докторы. Гамирҗан Дәүләтшин әйтүенчә, культураның югалуы бай классның юкка чыгуы белән дә бәйле.
“Югары классның мөмкинлекләре бар – алар югары культура әсәрләренә заказ бирүчеләр дә, чөнки акчасыз бернәрсә дә эшләп булмый. Язучылар һәм башкаларга: “Менә бүген шигырь языгыз, иртәгә басу сөрербез”, – дип яшәп булмый бит. Алар һәрвакыт иҗат белән генә шөгыльләнеп яши ала һәм, билгеле, аларны ашатырга-эчертергә, яшәтергә кирәк. Шуның өчен югары культура әсәрләренә акчасы булган югары катлам заказ бирә. Безнең феодал катлам юкка чыгарыла. Шул ук вакытта феодал катлам югары культура әсәрләрен үзләштерүче, белемле катлам. Укыту һәрвакыт акчалы булган. Ул, нигездә, хәзер дә шулай. Шуның өчен акчасы булган кеше генә чын мәгънәсендә сыйфатлы белем ала алган”, – диде тарих фәннәре докторы.
Аның әйтүенчә, авыл мохите культурына икенче якка таба бора. “Ул хәзер дә сиздерә. Казан шәһәрендә дә хәзер күпчелек диярлек татарлар яши. Безнең шактый кеше симфонияләрне, операларны бик өнәп бетерми, чөнки аңа ияләнмәгән. Күбрәк безнең иллә-иллә-лиллә-ләй. Һәм шуларның вариацияләре”, – дип сөйләде ул.
Просмотров: 1075