Бөер күчерү – хәрәмме, хәләлме?

8663ac18b9ae5d188298dc6d481e9228_500_0_0Трансплантология, ягъни әгъзаларны күчереп утырту мәсьәләсендә бәхәсләр гел булып тора. Бу мәсьәләдә җәмәгатьчелекнең, табибларның, галимнәрнең фикерләре кайчак бер-берсеннән аерыла. Казандагы Галиев мәчетендә узган бәхәс клубында әлеге гамәлгә дини яктан да тукталдылар. Чарага Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгы юристы Татьяна Стрю­кова килгән иде.

Юрист фикеренчә, кеше әгъзаларын, тукымаларын күчереп утырту бүген дә актуаль. 1992 елда трансплантология буенча кабул ителгән федераль законда хокуклар һәм бурычлар хакында бәйнә-бәйнә язылган. Татарстан табиблары да федераль нормалар буенча эшли. Әгъза күчереп утыртуны бары тик дәүләт оешмасында гына башкарырга ярый. Аның өчен махсус лицензия кирәк. Татарстанда трансплантология белән 1991 елдан шөгыльләнәләр. Без­дә күбрәк авыру кешегә туганнарыннан бөер күчереп утыртыла, Бавыр, күзнең мөгез катлавын күчереп утырту очраклары да бар. Ихтыяҗ зур булганлыктан, пациентлар федераль үзәкләргә дә җибәрелә. Закон нигезендә әгъзаларны сату тыела.

Федераль закон исә табиб­ларга үлгән кешенең әгъзасын алып, аңа мохтаҗ кешегә куюны тыймый. Белгечләр бу хакта вафат булучының якыннарына хәбәр итмәскә дә мөмкин. Менә ул ягы каршылыклы фикерләр уята да. Кайбер кеше үзе үлгәннән соң әгъзасын файдалануга катгый каршы. Бу хакта паспортка да, медицина полисына да кисәтү язуы теркәргә рөхсәт ителми. Пас­порт эчендә үз кулың белән язылган, имза куйган язу йөртсәң генә. Ләкин адәм баласы исән чагында бу хакта уйлыймы соң? Татьяна Стрюкова әйтүенчә, законда ризалык бирүнең ниндидер бер формасы турында фикерләр юк. Тик үлгән һәрбер кешене яралар һәм әгъзасын алып калалар, дип уйлау шулай ук дөрес түгел. Трансплантология – шактый четерекле һәм катлаулы процедура.

1991 елдан республикада бар­лыгы 333 кешегә әгъза күче­реп утыртканнар. Узган ел 19 оч­рак булган. Әйткәнебезчә, күбрәк бөер күчереп утырту опера­ция­ләре башкарыла. Аның өчен сыр­хауның якыннарының әгъза­сы файдаланыла, әйтик, әти-әниләр балаларына бирә. Пациент озак вакыт медицина оешмасында тикшеренү уза. Әгъза күчереп утырткач, тиешле дәва билгеләнә.

Безне бу гамәлнең шәригать буенча ничек кабул ителүе дә кызыксындыра. Россия Ислам уни­вер­ситетының өлкән мөгаллиме, Голәмәләр шурасы советы әгъ­засы Рөстәм Нургалиев фи­ке­рен­чә, беренчедән, дин кеше әгъза­лары белән сату итүне катгый тыя. Шулай ук башка төрле аятьләр дә бар. Әгәр кеше гомеренә куркыныч яный икән, бер кешенең әгъзасын икенче кешегә күчерү рөхсәт ителә. Мөгаллим фике­ренчә, бу кан тапшыруга да кагыла.

Чөнки донорлыкны да хуплаучылар да, аңа каршы чыгучылар да бар. Әйтик, мөселман операция вакытында яки бала тапканда бик күп кан югалткан ди, аңа чит кеше канын салу хәрәм саналмый. Тагын бер ягы: кеше кан тапшырганнан соң, ашау-эчү, тернәк­ләнү өчен күпмедер акча ала. Ул дәүләт тарафыннан шулай куелган. Бу акча да хәрәм түгел, чөнки ул савыгу өчен тотыла. Кеше гомеренә куркыныч янаганда үзеңнең сәламәт­легеңә күпмедер дәрәҗәдә зыян китереп, әгъзаң­ны бирү дә дин буенча тыелмый. Киресенчә, изге гамәл. Чөнки ниндидер табыш артыннан куу түгел, ә кемнедер исән калдыру максатыннан эшләнә.

Медицинада йөрәге авырткан кешегә кабан дуңгызы йөрәге клапаны күчереп утырту да киң кулланылышта. Тагын бер урынлы сорау килеп чыга: бу процедура мөсел­ман өчен фарызмы? Мөселманга дуңгыз ите, тиресе, каны, әгъза­ларын куллану тыелган. Рөстәм Нургалиев фикерен­чә, монда да ике уйлап торасы түгел, кадерле вакытны ычкындырырга ярамый. Сәламәтлеккә, гомергә куркыныч яный икән, дин каршы килми.

Үлгәннән соң әгъзаларны алу мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтсак, аның буенча интернетта ачык база булсын иде. Бәхәс клубында катнашучылар әнә шундый фикердә. Анда бу гамәлгә кемнең әзер, кемнең каршы булуы хакында мәгълүматлар туп­ланса, табиблар вафат булган кешенең әгъзасын алганчы, шул базага күз салыр иде.

“Ватаным Татарстан” (№ 45, 31.03.2017).

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено