Татар шагыйрәсе Эльвира Һади «Белла» әдәби премиясенә лаек булды / Татарская поэтесса стала лауреатом премии «Белла»

20-49Татар шагыйрәсе Эльвира Һади рус-итальян «Белла» премиясенә лаек булды. Ул «Касание Казани» номинациясендә бүләкләнде, дип яза «Российская газета». 

«Белла» премиясе ХХ гасырның танылган шагыйрәсе Белла Әхмәдуллина хөрмәтенә 2012 елда булдырылды. «Касание Казани» — әлеге әдәби бәйгедәге махсус номинация, анда Татарстан шагыйрьләре генә катнаша ала. Аннан кала, тагын 3 номинация бар — рус һәм итальян телләрендәге шигырьләр һәм заманча поэзия турындагы эссе өчен. 

Эльвира Һади 1989 елда Балтач районында туган. КФУны тәмамлаган. «Ялкын» журналында редактор. Төрек теленнән тәрҗемәче, 2014 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры аның тәрҗемәсендә төрек язучысы Орхан Памукның «Минем исемем Кызыл» әсәрен куйды. «Бүгенгедәй ихлас булалмам» шигырь китабының авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

«Татар-информ».

* * *

Молодая татарская поэтесса Эльвира Хадиева стала победителем в номинации «Касание Казани» премии «Белла», пишет «Российская газета».

«Выбор этого года был труден. Наша молодая поэзия очень сильная, независимая от старших, развивается своим путем, но с большой любовью к слову, к традиции, — рассказала литературный критик Наталья Иванова. — У этой традиции много линий, и каждый из молодых выбирает свое».

Премия «Белла» учреждена в 2012 году в память о выдающемся русском поэте ХХ века БеллеАхмадулиной. Конкурс проходит по четырем номинациям: за стихотворения на русском языке и на итальянском; за эссе о современной поэзии; «Касание Казани» (название из статьи Ахмадулиной «Тайный союз слов») для поэтесс из Татарстана.

business-gazeta.ru

Просмотров: 984

Один комментарий

  1. Она вышла замуж за турка)