Хәния Фәрхигә багышланган китап чыгару ниятләнә / Близкие Хании Фархи намерены издать книгу о певице

news_20099Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында китап чыгару нияте бар. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның истәлегенә багышланган “Истә калсын!” дип исемләнгән өч көнлек концертларда игълан ителде.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, алып баручы Зәмирә Гәрәева Хәния Фәрхи турында газета-журналларда мәкаләләр булса да, аның турында бер китап та булмавын әйтте. “Өч көн дәвам иткән концертлардан кергән керемне якыннары аңа багышлап китап чыгаруга тотачак”, — дип белдерде ул. Тамашачылар бу хәбәрне алкышлар белән хуплады.
 

Китап чыгару идеясе тормышка ашса, аны киләсе елның 30 нчы маенда – җырчының туган көнендә, филармония залында тәкъдим итү планлаштырыла.

Матбугат.ру

* * *

В Татарстане планируется издать книгу о жизни и творчестве народной артистки Татарстана и Башкортостана Хании Фархи. Об этом сообщили на концертах в Татгосфилармонии, посвященных памяти певицы.

Ведущая концертов Замира Гараева отметила, что несмотря на обилие публикаций в СМИ книги о Хание Фархи еще нет. «Выручку с трех концертов памяти певицы ее близкие планируют потратить на издание книги о ней», – сообщила она со сцены, эта новость была встречена бурными аплодисментами.

Если идея будет претворена в жизнь, то презентацию книги планируют провести 30 мая 2018 года на сцене Татарской государственной филармонии имени Г. Тукая.

Напомним, Хания Фархи ушла из жизни 27 июля 2017 года в Башкортостане. 29 июля ее проводили в последний путь из здания театра Камала. Она похоронена на Новотатарском кладбище Казани. Концерты памяти Хании Фархи прошли с аншлагами 23, 24, 25 сентября.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 843

Комментирование запрещено