Уфага «Татар кызы — 2017» бәйгесенә илнең 19 иң чибәр кызы киләчәк / Самые красивые татарочки страны приедут в Уфу

0«Татар кызы-2017» җиңүчесенә «Лада» автомобиле бүләк ителәчәк.

Октябрьдә Уфада «Татар кызы-2017» халыкара матурлык бәйгесенең йомгаклау өлеше узачак. Анда катнашу өчен Башкортстан башкаласына Казанда узган сайлап алу этабында җиңгән 19 иң чибәр кыз киләчәк. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Уфадагы йомгаклау өлешенә махсус кунак «Голос»ның беренче сезон җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова килер дип көтелә. «Татар кызы-2017» җиңүчесенә «Лада» автомобиле бүләк ителәчәк. Бу хакта «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең җитәкчесе Лена Колесникова белдерде.

«Безнең өчен әлеге бәйге яшьләр белән эшләүнең уңышлы формасы. Чөнки проектның төп максаты – туган телне, гореф-гадәтләрне, тарих һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү. Ел саен бәйге төбәкләрдә генә түгел, ә чит илләрдәге татарларны берләштерүче чара булып тора», –диде Лена Колесникова.

Татарстан вәкиле, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең урынбасары Данис Шакирова сүзләренчә, Уфада узачак «Татар кызы» бәйгесенә 250дән артык кунак килүе көтелә. Алар төбәкләрдәге татар иҗтимагый берләшмә җитәкчеләре, катнашучыларга ярдәм итү төркеме вәкилләре, Татарстаннан оештыручылар командасы. Шулай ук тамашада чыгыш ясау өчен Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары да киләчәк.

0Сүз уңаеннан, «Татар кызы-2017» халыкара матурлык бәйгесенең йомгаклау өлеше Татарстан һәм Башкортостан хөкүмәте, «Берлек» төбәк татар иҗтимагый мәдәни-мәгариф оешмасы һәм «Татар кызы» бәйгесенең башкарма дирекциясе ярдәме белән үткәрелә.

“Татар-информ”.

* * *

В столице Башкирии состоится финал международного конкурса красоты «Татар кызы – 2017»

«Самые красивые татарочки со всей страны в октябре приедут в Уфу, чтобы принять участие в финале конкурса красоты «Татар Кызы – 2017», – сообщают организаторы конкурса.

Отборочный этап прошел в Казани. В результате в финал пробились 18 представительниц из разных уголков страны. Также к финалу допустили одну участницу из Казахстана.

Международный конкурс «Татар кызы» проходит при содействии правительств Республики Башкортостан и Республики Татарстан. Конкурс проводится с целью сохранения родного языка, сохранения и развития обычаев, традиций, культуры среди молодежи.

Победительница конкурса красоты «Татар кызы – 2017» будет коронована тиарой, созданной златоустовскими мастерами по эскизам известной Казанской шапки, а в качестве главного приза мисс «Татар кызы – 2017» получит новенький автомобиль.

eg.ru

Просмотров: 1451

Комментирование запрещено