Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә яшьләр форумы эшендә катнашырга планлаштыра / Рустам Минниханов планирует принять участие в работе молодежного форума в Москве

22225 ноябрьдә Мәскәүдә инде өченче тапкыр “Мәскәү – Татарстан күпере” Мәскәү яшьләр форумы уза, — дип хәбәр иттеләр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә.

Чарада, узган еллардагы кебек, быел да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашырга мөмкин.

Яшьләр алдында Татарстанның күренекле эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Спикерлар үзләренең уңыш серләре турында сөйләячәкләр һәм һөнәр сайлауда киңәшләрен җиткерәчәкләр. Кызыксынучылар чыгыш ясаучыларга үз сорауларын җиткерә ала. Яшьләр алдында шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Альбина Шаһиморатова, Россиянең атказанган артисты Бари Алибасов һәм башка башкаручылар чыгышы булачак. Концертта Алсу, Динә Гарипова, Мәликә Разакова, “Шүрәле” төркеме катнаша.

Форумны Фәридә Корбангалиева һәм Дмитрий Нестеров алып барачак.

Әлеге чара эшендә катнашырга Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән 35 яшькәчә булган кызлар-егетләр чакырыла. Чарада катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

«Татар-информ».

* * *

25 ноября в Москве уже в третий раз пройдет Московский молодежный форум «Мост Москва – Татарстан», сообщает пресс-служба Полномочного представительства РТ в РФ.

В мероприятии, как и в прошлые годы, может принять участие Президент Татарстана Рустам Минниханов.

Перед молодежью выступят выдающиеся деятели Татарстана. Спикеры расскажут свои истории успеха и подскажут, как выбрать профессию. Желающие смогут задать выступающим интересующие их вопросы.

Перед участниками форума также выступят заслуженная артистка России, народная артистка РТ Альбина Шагимуратова, заслуженный артист России Бари Алибасов и другие исполнители. В концерте примут участие Алсу, Дина Гарипова, Малика Разакова, группа «Шурале». 

Ведущими форума будут Фарида Курбангалеева и Дмитрий Нестеров.

К участию в работе мероприятия приглашается молодежь Москвы и Московской области в возрасте до 35 лет. Для этого необходимо пройти регистрацию

«Татар-информ».

Просмотров: 1015

Комментирование запрещено