Татарстан получил мировое признание за вклад в развитие толерантности / Татарстан толерантлык үсешенә керткән өлеше өчен дөнья күләмендә танылу алды

0137

Президент РТ находится с рабочей поездкой в Дубае.

Республика Татарстан получила престижную награду за вклад в развитие диалога между народами и культурами на II Всемирном саммите толерантности в Дубае. Фотографию награды выложил в Instagram Президент Татарстана Рустам Минниханов.

«На Всемирном саммите в Дубае Республика Татарстан была удостоена награды за вклад в развитие толерантности!» – подписал Рустам Минниханов фотографию.

Президент Татарстана сегодня принял участие в церемонии открытия II Всемирного саммита толерантности, на которой собрались более 2 тыс. специалистов, экспертов, ученых, общественных деятелей и посланников международного дипломатического сообщества со всего мира.

Главная тема форума обозначена как «Толерантность в мультикультурализме: достижение социальных, экономических и гуманитарных преимуществ толерантного мира».

tatar-inform.ru

***

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дубайда эш сәфәрендә.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә уза торган II Бөтендөнья толерантлык саммитында Татарстан Республикасына халыклар һәм мәдәниятләр арасында диалогны үстерүгә керткән өлеше өчен дәрәҗәле бүләк тапшырдылар. Бүләк фотографиясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмга куйды.

«Дубайдагы Бөтендөнья саммитында Татарстан Республикасы толерантлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен бүләккә лаек булды!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бүген II Бөтендөнья толерантлык саммитын ачу тантанасында катнашты. Анда 2 меңнән артык белгеч, эксперт, галим, җәмәгать эшлеклеләре һәм бөтен дөньядан халыкара дипломатик берләшмәнең илчеләре җыелды.

Форумның төп темасы «Мультикультурализмда толерантлык: толерант дөньяның социаль, икътисади һәм гуманитар өстенлекләренә ирешүе» дип билгеләнгән. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 671

Комментирование запрещено