Уважаемые мусульмане Самарской области! 23 апреля с заходом солнца наступает Священный месяц Рамазан! С 24 апреля, начиная с рассвета, каждому верующему предписано соблюдать пост Рамазана.
Настают благословенные дни и ночи. Днём верующие держат пост, а вечерами совершают особенный, приуроченный только к этому месяцу, намаз — Таравих.
Пусть Всевышний примет совершённые благодеяния и удостоит всех Рая.
Региональное Духовное управление мусульман Самарской области.
* * *
Быел, 2020 елда, Рамазан ае 23 апрельдә кояш бату белән башлана. Шулай итеп, уразаның беренче көне булып 24 апрель санала. Бу көнне таң атканчы сәхәр ашап, уразага керәбез.
Изге Рамазан — барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае. Аның кадерен белик, кылган гамәлләребезнең асыл-мәгънәсен аңлап, зур җаваплылык белән үткәрик.
Рамазан аенда ураза тоту 30 көн дәвам итә. 23 апрельдә кояш баю белән изге Шәүвәл ае керә һәм 24 апрельдә бөтендөнья мөселманнары ике бөек мөселман бәйрәмнәренең берсен — Ураза гаетен каршылаячаклар.
Изге Рамазан ае башлану котлы булсын, туганнар! Хәере белән уразаны тотыйк, Аллаһы Тәгалә аны кабул итсен иде.
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте.
Просмотров: 2165