Федеральная автономия татар выпустила раскраски для изучающих татарский язык / Татар милли бизәкләре турында «Буяулык» китапчыгы чыгарылган

6951b5e676bd4ee7e16fdd01088dc45aФедеральная национально-культурная автономия татар в этом году выпустила для изучающих татарский язык две детские раскраски, посвященные национальному орнаменту и национальному костюму. Об этом сообщает пресс-служба автономии.

К раскраскам прилагается вкладыш с цветными наклейками. Каждый рисунок сопровождается краткой информацией на русском и татарском языках. 

Тираж раскрасок — 3 тыс. экземпляров. С помощью добровольцев его распространили как внутри Татарстана, так и в других регионах России.

Проект реализован за счет средств гранта для некоммерческих организаций, реализующих социально значимые проекты. Субсидия поступила из бюджета Татарстана.

Создатели раскрасок, предназначенных для детей дошкольного и младшего школьного возраста, надеются, что они будут способствовать повышению престижа татарского языка и качества знаний учащихся, а также помогут воспитателям и учителям.

Методический материал был разработан для повышения интереса молодого поколения к историко-культурному наследию татар через вовлечение детей в познание духовных ценностей и традиций татарского народа «посредством получения информации на актуальном языке восприятия», отмечают в национально-культурной автономии.

tatar-inform.ru

***

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте милли бизәкле «Буяулык» бастырып, Татарстан һәм Россия регионнары мәктәпләр һәм балалар бакчаларына тараткан.

«Яшь буынны татар халкының тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксындыру, рухи кыйммәтләребезне барлау һәм татар теленең дәрәҗәсен күтәрү максатында укытучыларга ярдәм йөзеннән мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен методик материал әзерләдек», – дип сөенече белән уртаклаша Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте белгечләре.

«Без ел саен нәниләр өчен татар халкының рухи байлыгын, мәдәниятен, тарихын яктырткан проектларны тормышка ашырырга тырышабыз. Чөнки мәгариф системасына караган законнар мондый кулланмалар белән тәэмин итү максаты куймый», — ди федераль татар милли-мәдәни мохтарият аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрапова.

«7 миллион татарның 5 миллионнан артыгы республикадан читтә – Россия регионнарында һәм чит илләрдә яши. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мониторингы буенча, Россиянең 28 субъектында 1077 гомуммәгариф оешмасында татар теле дәресләре оештырылган. Калган 57 субъектта андый балалар бакчалары да, мәктәпләр дә юк», – дип дәвам итә ул.

Методик материал ике өлештән тора – берсендә татар милли бизәкләре турында мәгълүмат һәм рәсемнәр бирелсә, икенчесендә авторлар татар милли киемнәре белән таныштыра. Текстлар ике телдә бирелгән.

«Буяулык» китабы Татарстан Республикасының социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга бирелүче гранты хисабына чыгарылган. Тиражы – 3000 данә.

Китапның рәссамы – Әлфия Йосыпова. Автолар – Миләүшә Шәрапова һәм Светлана Федорова.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 477

Комментирование запрещено