Үткән ял кичәсендә Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында «Динар дусларын җыя-5″ дип аталган җырлы-биюле тамаша үтте. Динар Гариповны хөрмәтләп килгән сәхнәдәш дуслары — барысы бергә җыелып, мәдәният учагының дуслык кичәсен җанландырып җибәрделәр. Шулай итеп концертта районыбызның иң талантлы җырчылары, сүз осталары һәм биючеләре катнаштылар.
Урамда - минус утыз градус, ә Мәдәният йортында халык гөр килеп, артистларыбызга кул чабып утыра. Җырлы-биюле тамаша күз ачып йомганчы үтте дә китте. Халык кичәне бик җылы каршы алып, күңелле ял итеп, канәгать булып калды.
Безне һәм Динар Гариповны зурлап килүегез өчен сезгә бик зур рәхмәт, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Исәнлектә-саулыкта тагын шулай очрашып, матур концертлар куерга булсын!
Шулай ук рәхмәтләребезне әйтәсебез килә мул табыннар әзерләп, кунакларыбызны сыйлаган Динарның гаиләсенә.
Иң зур рәхмәт инде бишенче тапкыр шушындый матур кичә уздыручы Динарның узенә! Исән-сау бул, бәхеттә-шатлыкта, кайгы күрмичә, шулай бергәләшеп мәдәният тормышында кайнашып яшәргә булсын!
Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты хөзмәткәрләре.
Камышлы районы.
Просмотров: 852






