8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гузәл затларыбыз — хөрмәтле әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләребезгә багышланган «Яз гөлләре — сезгә бүләгем» дигән бәйрәм концерты булып узды.
Концертыбызны матур, эчтәлекле итеп алып баручы Хәлиуллина Флюра апай башлап җибәрде. Чара барышында Ярмәк хакимияте башлыгы Минсәгит Низамутдинович хатын-кызларны бәйрәм белән котлап узды.
Бәйрәм концертында баянист егетебез Динар Гарипов баянда эздереп уйнап, җырлап, Илшат Галимов, Флюра апай Хәлиуллина матур җырларын бүләк итеп, Гөлсинур апай Гафурова үзе иҗат иткән шигырьләрен, җырларын башкарып, балалар төркеме мәгънәле шигырьләре, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән тәбрикләп үттеләр. Аларның һәрбер чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Бәйрәм концерты бер мизгел эчендә узды.
Тамашачы артистларга кушылып җырлады, биеде. Барлык артистларыбызга, концертка даими йөрүче кадерле тамашачыларыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
Хөрмәтле гүзәл хатын-кызларыбыз! Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез!
Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 692











