Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.
Без Бөтендөнья татар конгрессының күркәм миссиясен югары бәялибез. Татар җәмәгатьчелеге берләшмәсе эшендә күрсәткән даими ярдәмегез өчен Сезгә бик рәхмәтлебез. Тарихи ватаннарыннан еракта яшәүче татарлар милли туганлык көчен тоялар һәм республиканың уңышлары белән горурланалар.
Сез — битараф булмаган һәм максатчан кеше. Киләчәктә дә Татарстан, безнең Самар өлкәсе һәм бөтен Россия өчен кирәкле күпсанлы проектларның катнашучысы һәм инициаторы булырсыз, дип ышанабыз.
Милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.
Ильяс Гомәр улы Шәкүров,
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 494



