Көзге салкынча көндә Камил абый белән Миниса апа Галимовларның фатирына килеп кергәч, шунда ук җанга рәхәт, җылы булып китте. Моңа хуҗаларның ачык йөзе, ихлас елмаюы һәм бар өйгә бөркегән нур сәбәпче булды, дисәм, һич ялгышмам.
Кечкенә буйлы, зифа сынлы Миниса апаны һәм олпат гәүдәле Камил абыйны күргәч тә, гаилә башлыгы хатынын гомер буе җил-давылдан ышыклап яшәгәндер дигән уй килде миңа. Һәм бу дөрестән дә шулай булып чыкты.
51 ел элек гаилә корып җибәргән Камил Хәлил улы һәм Миниса Хатыйп кызы Галимовлар Раббыбыз үзләренә бүләк итеп биргән ихлас мәхәббәтне гомер буе саклап, бүгенге көнгә кадәр яратышып, бер-берсенең кадерен белеп, бер-берсенә терәк һәм таяныч булып, башкаларга матур үрнәк күрсәтеп яшиләр.

Камил әфәнде Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендә туып-үсә. Кечкенәдән электр техникасы белән кызыксынган малай, мәктәпне тәмамлагач, шушы юнәлеш буенча техникумга укырга керә. Кичләрен белем үзләштерә, ә көндез электрчы булып эшли ул. 19 яше тулгач, егетне армия хезмәтенә алалар. Төзү гаскәрләренә эләгеп, анда да яраткан эше белән шөгыльләнә ул – электрчы була.
“Әтием тумышы белән Тупли авылыннан. Чит җирләрдән туеп, инде күптәннән туган якларына кайтып төпләнергә хыяллана иде ул. Һәм мин армиядән кайткач, без Куйбышевка килеп урнаштык”, — дип сөйли Камил абый.
Биредә әңгәмәдәшем башта заводта хезмәт куя, аннары электрчы, энергетик, җайланмалар буенча инженер, көнкүреш техникасын төзәтү остасы була. Ә инде 90ны еллар килеп, дөньялар үзгәреп киткәч, иминият агенты эшенә керешә.
Ә Миниса апа Татарстанның Октябрь (хәзерге Нурлат) районындагы Тукай авылында туып-үсә. Балачагында үз куллары белән киемнәр тегеп кигән кызның киләчәктә кем булырга хыялланганын аңлагансыздыр инде. Мәктәптән соң Миниса апа Мәскәүдә урнашкан Бөтенсоюз җиңел һәм текстиль сәнәгате институтының Куйбышевтагы бүлегенә читтән торып укырга керә һәм шул ук вакытта ательега урнаша, аннары Фрунзе исемендәге заводта эшли. Югары уку йортында тегү производствосы инженер-технологы һөнәрен үзләштереп чыккан Миниса ханым күп еллар тегүчелек өлкәсендә хезмәт итә — методист, социалистик ярышлар буенча инженер, ателье хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе дә була. Аннары Ленинград проект институтының Куйбышевтагы филиалында эшли. Үзгәртеп кору еллары җиткәч, Миниса апа, хезмәт юлын тәмамлап, үзен тулысынча гаиләсенә багышлый.
Аллаһы Тәгалә, Хәлил әфәнденең күңеленә туган якларына кайтып төпләнү теләк-ниятен салып, ике яшь йөрәкне бәхетле иткән. Шулай булмаса, Камил белән Миниса очрашырлар идеме дә, шушындый тату, төпле, ныклы гаилә барлыкка килер идеме? Ә бит Камил абый Миниса апага бер күрүдән гашыйк булган.
Аларның яшь чакларында шәһәребездә, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленнән тыш, “Яшьлек моңнары” исемле ансамбль дә эшләп килгән. Җыр-моңга оста булган Камил белән Миниса аларның эшчәнлегендә катнашканнар. Егет “Ялкынлы яшьлек”тә баянда уйнаган, ә кыз “Яшьлек моңнары”нда җырлаган. Әлбәттә инде, үзешчән артистлар бер-берсенең концертларына йөргәннәр. Шуларның берсендә Камил, сәхнәгә җырларга чыккан Миниса Гайсинаны күреп алып, башын югалта.
Аннары аның белән очрашыр өчен кыз яшәгән тулай торакка бара. Тик ул башка җиргә күчкән була. Шуңа күрә Минисаны эзләп табар өчен егеткә тырышырга туры килә әле. Аптырагач, Камил өлкә профсоюз комитетында эшләүче дустына мөрәҗәгать итә, һәм ул милиция аша Минисаның кайда яшәгәнен ачыклый.
Аннары уртак дусларының берсе кызны үзенең туганының туена чакыра. Әлбәттә инде, анда Камил дә була! Шулай итеп, алар биредә танышып, сөйләшеп китәләр. Бер ай аралашып йөргәннән соң, егет Минисаның тышкы кыяфәте генә түгел, ә эчке дөньясы да матур булуын, холык сыйфатларының аның таләпләренә туры килүен аңлый, һәм аңа тагын да ныграк гашыйк булып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Шулай, 1974 елның 7 сентябрендә 25 яшьлек Камил һәм 24 яшьлек Миниса тормышларын гомерлеккә бергә бәйлиләр. Ике якта да гөрләп туй уза.
— Бер-берегезнең нинди сыйфатларын ошатып өйләндегез? – дип мөрәҗәгать иттем әңгәмәдәшләремә.
— Минисаның акыллы, сабыр, тырыш, хуҗалыкчыл булуы күңелемә хуш килде. Авылга кәләш соратырга баргач та, өйләрендәге чисталык-пөхтәлеккә, тәртипкә исем киткән иде. Әти-әнисе дә бик әдәпле, төпле кешеләр.
Сөекле хәләл җефетем мине гомер буе ир итеп, хуплап яшәде. Беркайчан да авырсынмады, зарланмады, артыгын сорамады. Динебез хатын-кызларга кушкан барлык вазифаларны да тиешенчә үтәп килде, — дип җавап бирде Камил әфәнде, хатынына рәхмәтле караш ташлап.
Ә ире турында сөйләгәндә Миниса апаның хәтта күзләре яшьләнеп китте:
— Камил белән танышып, аралаша башлагач, аның акыллы, зыялы, төпле егет икәнен аңлап алдым. Уйлап кына, сүзен үлчәп кенә сөйли, вәгъдәсендә тора, тәртипле, баш югалтып йөри торган түгел. Тәрбияләребез дә охшаш, тормышка караш, кешеләргә карата мөнәсәбәт, хәтта уй-фикерләребез дә тәңгәл килә безнең!
Камилнең төп сыйфаты шул ки, ул — гаиләне алып барыр өчен бөтен көчен куя торган кеше. Миңа һәм бала-оныкларыбызга карата бик кайгыртучан. Безнең ышанычлы терәгебез һәм таянычыбыз.
— Бәхетле булыр өчен ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш? – дип сорыйм үзләреннән.
— Беренчедән, һәркайсына гаиләдәге вазифаларын белергә кирәк, — дип сөйләп китте Камил абый. — Ә аларны кешегә ата-анасы балачактан өйрәтергә, үз үрнәкләрендә күрсәтергә тиеш. Егет, өйләнгәч, кыз, кияүгә чыккач, үзләренә тиешле вазифаларны яхшы башкарып килсәләр, тормыш җайлы бара ул. Аллаһы Тәгалә динебездә боларның барысын да аңлаткан.
— Ирем белән риза мин, — дип сүзгә кушылды Миниса апа. – Гаиләдә ир-ат – үз эшен, хатын-кыз үз эшен белергә тиеш. Минем әти-әнием дә, Камилнең ата-анасы да үзара тату булып, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп яшәделәр, талашканнарын да ишеткәнебез булмады. Алардан үрнәк алдык һәм үзебез дә шулай яшәргә тырыштык. Шуңа күрә балаларыңа үрнәк күрсәтү мөһим. Әти-әнинең бер-берсенә карата мөнәсәбәтләрен күреп үсеп, алар да үз тормышларын шулай корачаклар.
Менә мине әнием каршы дәшмәскә өйрәтә иде. Татар дин эшлеклесе Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтмешли, берең тилергәндә икенчеңә акыллы, ягъни сабыр булып калырга кирәк. Ә җавап кайтарсаң, бәхәс зурга китәчәк бит. Шуңа күрә эндәшмичә калуыңнан да яхшырагы юк.

Язмам геройлары ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Гүзәлгә — 50, ә уллары Айдарга 43 яшь. Әби-бабаларының бәгырь җимешләре булган алты оныклары бар — Сабир, Суфия, Раян, Асилә, Мәдинә, Әлфинур. Сабир өйләнгән инде, хатыны Альбина белән Казанда матур гына яшәп киләләр.
— Балаларыбыздан бик канәгать без, әлхәмдүлилләһ. Авырлыклар китермәгәч, үсеп җиткәннәрен сизми дә калдык. Хезмәт сөючәннәр алар, тәртиплеләр. Укыдылар, эшлиләр. Бүгенге көндә үз гаиләләрен матур гына алып баралар, балаларын тырышып үстерәләр.
Киявебез Ренатны, киленебез Наиләне биреп тә, Раббыбыз кызыбыз белән улыбызны да, безне дә бәхетле итте.
Балаларыбыз, оныкларыбыз безгә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Бер зур, тату гаилә без. Алар кунакка килгәч, дөньялар тагын да ямьләнеп китә, — дип Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылалар Галимовлар.
— Хәзерге вакытта яшьләр арасында аерылышучылар күп. Моның сәбәбен нидән күрәсез? — дип кызыксындым алардан.
— Бер-береңне санлау, зурлау, ихтирам итү кирәк бит. Ә бүген яшьләрнең күбесе, мин хак, дип күкрәк суга, бер-берсенә юл куярга теләми. Үз бәяңне белү яхшы ул, әмма син тормыш иптәшеңнең фикерен дә хөрмәтләргә, аның теләкләрен дә исәпкә алырга, үз хаталарыңны да танырга тиешсең, — дип җавап бирде Камил әфәнде.
— Яшьләрнең күбесе сөю хисенә бирелеп кенә өйләнешә бит, — дип дәвам итте Миниса ханым. — Ә гаилә кору мәсьәләсенә җитди карарга, мәхәббәт белән генә чикләнмәскә кирәк. Күңелең ни теләмәс, акылны алга кую мөһим. Холыкларыгыз туры киләме, тәрбияләрегез охшашмы, әти-әниләре нинди кешеләр, нинди гаиләдә үскән – шуларны исәпкә алу тиешле.
Анасына карап, кызын коч, атасына карап, улын коч, дип халык бик акыллы сүзләр әйткән. Элек бит егетнең ата-анасына карап, кызын кияүгә биргәннәр, кызның ата-анасына карап, улын өйләндергәннәр, ягъни үзләренә туры килгән гаиләне эзләгәннәр. Зур мәгънә ята монда!
Аерылышалар икән, бу икесенең берсе начар дигән сүз түгел. Димәк, алар төрле, тәрбияләре, тормышка карашлары, уй-фикерләре тәңгәл килми. Шуңа күрә тора башлагач, сөюең сакланып калырмы әле? Чөнки бергә яши башлагач, икенче көнне үк сораулар туа – хатын – үз, ә ир үз вазифаларын үтиме? Гаиләне алып бару уен түгел ул, бу эш һәм зур, авыр эш.
Әйтергә кирәк, Камил абый белән Миниса апа үзләре генә түгел, аларның балалары да дин юлыннан атлыйлар, оныклары да ислам нигезләрен үзләштерәләр. Бу күркәм гаиләдә әлеге юлны башлап җибәргән Миниса ханым моңа куанып бетә алмый.
— Исламга мәхәббәт миңа кечкенәдән сеңгән. Әти-әниләрем, әбиләрем бик дини иде. Әмма без шундый вакытларга туры килдек, атеизм бик тә көчле иде. Аннары үзгәртеп кору чорында, сирәк кенә булса да, дини китаплар күренә башлады. Шулай бервакыт Коръән тәфсирен укыгач, исләрем киткән иде. Изге Китабыбызда бөтен нәрсә шулхәтле тәфсилләп язылган икән бит — ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш, балаларны ничек итеп дөрес тәрбияләргә, башка кешеләр белән үз-үзеңне ничек тотарга һәм башкалар, һәм башкалар.
Дини китаплардан намаз, кыямәт көне һәм башкасы турында укый торгач, күңелем әллә нишләп китте. Без болар турында бернәрсә дә белмибез, бу мәсьәләләрдә шулкадәр наданнар бит без!
Әлхәмдүлилләһ, тора-бара намазга да бастым. Китаплар укыган саен сораулар туа торды. Ислам буенча белем җитешми иде миңа. Шуңа күрә Самараның Җәмигъ мәчетендә дини гыйлем үзләштердем. Ә аннары ирем белән бергә Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамладык.
Аңлатып, вәгазьләп, әкрен генә балаларыбызны да дин юлына җәлеп иттек. Аллаһыга шөкер, кызыбыз, улыбыз да, кияү белән киленебез дә намаз укыйлар, шәригать таләпләрен үтәп яшиләр. Айдар, Гүзәл, Ренат мәдрәсәдә дә укыдылар. Альбина киленебез дә гаурәтен каплап йөри, бик тәртипле, әдәпле кыз, — дип чын күңеленнән шатланып сөйли Миниса ханым.
— Ярты гасыр бергә гомер иткәнсез. Үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы? – дигән соңгы соравымны бирдем милләттәшләребезгә.
— Бу соравыңа Гөлара Шәрипованың шигьри юллары белән җавап бирәсем килә, Миләүшә:
“Хатын-кызның бәхете — ирдән, диләр,
Дөрес сүзләр, күпләр килешә.
Бәхет бит ул, әгәр сөйгән ярың
Кайгы-шатлыгыңны бүлешсә.
Хөрмәт итсә сине чын күңелдән,
Авыр чакта булса ир — терәк,
Берсүзсез дә сине аңлый белсә,
Бәхет өчен тагын ни кирәк?
Тугры булса сиңа, ихлас сөйсә,
Балаларга булса чын ата,
Андый ирдән, хак әйтәмме,
Йөрәкләргә сары май ята”.
Шушы сыйфатларга һәм гамәлләргә ия булган Камилем мине тулысы белән бәхетле итеп яши, Раббыма мең шөкер, — дип уртаклашты Миниса апа.
— Мин дә бик бәхетле, әлхәмдүлилләһ. Хәләл җефетемә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын! Ул һәрвакыт мине хуплап, гаилә учагын саклап яшәде һәм яши. Минисам белән ләззәтләнеп гомер итәм, һәм бу – минем өчен зур дәрәҗә, — дип төгәлләде сүзен Камил әфәнде.
Сөбханаллаһ, искиткеч күркәм, бердәм, дус, нык булган Галимовлар гаиләсенең бәхете кимемәсен!

Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 3 (48), 2025 ел.
Просмотров: 866


