«Кайда эшләргә дә әзер мин»

mrJiCqOJm1XX40PX1J-XuY9O_lNHTCiZ4ZPlbdc1XsjBEEKULvNLMO97fP1RaV4k5Hy2vKbrTcuO6AIDJQdlIIOFЯңа указлар студентлар тормышына нинди йогынты ясый?

Студент еллары һәр кеше гомерендә аерым бер этап ул. Мәктәпне тәмамлап, балачак белән саубуллашып, олы тормыш юлына беренче баскыч бу. Нәкъ менә шушы елларда ялгышлар, хаталар ясала, алдагы гомерне хәлиткеч карарлар кылына, беренче җитди тәҗрибә туплана.

Бүгенге көндә өлкәдә 26 югары уку йорты һәм 88 көллият исәпләнә. Арада иң популярлар исемлегенә Самара дәүләт медицина университеты да керә. Ул, Round University Ranking (RUR) 2025 дөнья университетлары рейтингы фикере буенча, илнең топ-5 медицина югары уку йортлары исемлегендә.

Студентлар көне уңаеннан нәкъ менә шушы кәттә уку йортында белем алучы 2 нче курс студенткасы Алинә Галимова белән әңгәмә корырга булдым.

Алинә — Похвистнево районының Яңа Мансур авылы кызы. Ул мәктәпне 2024 елда алтын медаль белән тәмамлаган. Бу инициативалы һәм иҗат җанлы кыз күп тапкырлар биология, экология фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасының округ этабында, “Агро-НТРИ-2023” ил күләмендә узган бәйгедә һәм башка конкурсларда призлы урыннарга лаек булган, бөтен мәктәп эшләрендә актив катнашкан. Хәзерге вакытта Алинә медик булырга әзерләнә, тырыша-тырыша имтиханнар тапшыра. Нык мәшгуль булуына карамастан, безнең белән сөйләшеп алырга вакыт тапты ул.

- Һәр семестрда без якынча 20 фәннән зачет һәм имтихан бирәбез. Гадәти имтиханнар, билгеләр белән дифференциацияләнгән зачетлар, шулай ук бер көндә берьюлы берничә предмет тапшырырга туры килә торган модульле имтиханнар да бар. Йөкләнеш, әлбәттә, сизелерлек, — дип башлады сүзен студентка.

Алинәнең иң яраткан фәне физиология икән. “Кеше организмында бара торган процессларны өйрәнү бик кызыклы. Шулай ук миңа хастаханәдә практика узу да бик ошый. Чөнки ул пациентлар белән тере аралашу һәм реаль клиник мохитка чуму мөмкинлеге бирә”, — дип аңлата кыз.

Ә менә анатомия фәнен Алинә иң катлаулы фән дип атый. Теләсә кайсы студент-медик өчен бу мәҗбүри база булганлыктан, аны күңел биреп тирәнтен өйрәнергә кирәк. “Теория һәм терминологиянең искиткеч күп булуына карамастан, аларны өйрәнергә генә түгел, ә чыннан да аңларга һәм куллана белергә кирәк”, — ди Алинә.

- Якынча кайчан медик булырга карар кылдың? Гаиләгездә медиклар бармы? Укырга керү авыр булдымы?

- Булачак һөнәр турында мин башлангыч сыйныфларда укыганда ук уйлана башлаган идем инде. Ике икетуган апам медик минем, аларның үрнәге шулай ук һөнәр сайлауда зур роль уйнады.

Укырга кергәндә конкурс, әлбәттә, зур булды. Ә чынлыкта мин көткәнчә үк катлаулы булмады. БДИ нәтиҗәләре буенча баллар саны югары булганга, мин абитуриентлар исемлегендә беренчеләрдән идем.

- Уку авырмы? Буш вакытың каламы?

- Уку җиңел бирелми. Медицина — гомумән иң катлаулы юнәлешләрнең берсе бит.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 2нче санында укый аласыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 401

Комментирование запрещено