I төркем инвалиды Эльмира Рәхмәтуллина: Миңа тылсымлы мизгелләр бүләк иттеләр!

gLOdQONG4jI8guCMK8vvp4sJVYZnNxNIVQSMx_F4HBghXkAjLVXm-d4Np9kooRx5YmYsCN0fhrRqorfDAb5mBkYUБыел  миңа Яңа елны халык арасында бәйрәм итү шатлыгы насыйп булды. Үземне бик зурлап, Камышлыдагы «Лилия» кафесында узган чарага алып бардылар.

Яңа ел кичәсе бик матур узды, әкияткә элләккәндәй булдым. Зур зал матур итеп бизәлгән иде, уртасында чыршы балкыды, утлары якты-ямьле җемелдәп, өстәлләр сыйдан сыгылып торды. Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдык. Аларга ияреп әкият персонажлары да килгәннәр иде. Төрле уеннар, җыр-биюләр белән бик күңелле вакыт уздырдык.

Бәйрәмгә мине кафе хуҗалары — Венера апа белән Рамил абый Абраровлар чакырдылар. Уйланганчы, Венера апай,  Рушания апа Диндарова белән сөйләшеп, мине бәйрәмгә алып барыр өчен машина да тапканнар. Зур рәхмәт безнең авылның фермерлары Мөхәммәтҗанова Флюра апага һәм улы Тимурга: машиналарын да бирделәр, шоферлары да мине илтеп куйды. Җиңгәй Руния апай, Гүзәл Шәкүрова һәм Рифат Гатауллин мине машинага утыртып, озатып җибәрделәр.

Камышлыга барып җиткәч, кафе хуҗалары зурлап каршы алдылар. Хастаханәдә эшләүче егетләр белән мине машинадан төшереп куйдылар. Бәйрәм тәмамлангач, Венера, Илмира апалар, Рамил, Сәүбән, Ринат абыйлар миңа юлга җыенырга  ярдәм иттеләр һәм озатып калдылар . 

Бу мәрхәмәтле кешеләр миңа тылсымлы  мизгелләр бүләк иттеләр. Һәрберсенә исәнлек-саулык һәм бәхет телим, эшеләрендә зур уңышлар юлдаш булсын. 

gLOdQONG4jI8guCMK8vvp4sJVYZnNxNIVQSMx_F4HBghXkAjLVXm-d4Np9kooRx5YmYsCN0fhrRqorfDAb5mBkYUQN-EOCwFkEVAG_urUCT_7bmcNCA5DJECEpW0iYog6Ya0MwSbikPJ3hFCPCbOamE1pn45Dthsg-Xtr7XmKWdgE6P_

Бозбаш авылында яшәүче I төркем инвалиды Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА.

Просмотров: 493

Комментирование запрещено