“Самар татарлары” медиа-порталында хәбәрләре белән уртаклашып торучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВАга!

imageХөрмәтле Җәмилә ханым!

Иң изге, якты, матур теләкләр белән Сезне туган көнегез уңаеннан котлыйм.

Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.

i2И.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1471

Комментирование запрещено