«Яктылык» мәктәбе очрашу кичәсенә чакыра!

u-s5rYN9c9Pm-T18BWy4rW4ZmWI54fh4cY6JUGc15_eieXCc_u6d6mx1Oj8JVpXW9E4ZOOHDYRGmbKmU13JS3xZ1Хөрмәтле укытучылар, «Яктылык» мәктәбен тәмамлаган кадерле укучылар!

Сезне зур шатлык һәм җылы хисләр белән 7 февральдә  16 сәгатьтә  мәктәпнең актлар залында узачак «Очрашу кичәсе»нә чакырабыз.

Күпме еллар узса да, туган мәктәп — һәрвакыт күңелебездә иң якын һәм кадерле урын булып кала. Нәкъ менә биредә безнең дуслыгыбыз башланды, тәүге тапкыр беренче кыңгырау яңгырады, беренче хыялларыбыз туды, күпме онытылмас истәлекләр калды.

Бу очрашу — таныш коридорлар буйлап тагын бер кат йөреп чыгу, яраткан укытучыларбызны кабат күрү, сабакташлар белән күрешү һәм мәктәп елларын искә төшерү өчен искиткеч мөмкинлек.

Әйдәгез, бергәләп балачакка кайтыйк, яңалыклар белән уртаклашыйк, мәктәп елларындагы күңелле вакыйгаларны искә алып көлик, мәктәп фотоларын карап утырыйк һәм җылы, күңелле мохиттә рәхәтләнеп аралашыйк.

Сезнең һәрберегезне зур түземсезлек белән көтеп калабыз!

Кайда гына булсагыз да, күпме вакыт узса да — туган мәктәбебезнең ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык.

u-s5rYN9c9Pm-T18BWy4rW4ZmWI54fh4cY6JUGc15_eieXCc_u6d6mx1Oj8JVpXW9E4ZOOHDYRGmbKmU13JS3xZ1

«Яктылык» мәктәбенең администрациясы.

Просмотров: 396

Комментирование запрещено