Узган чәршәмбедә Халыклар дуслыгы йортында Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин мөселман милли-мәдәни берләшмәләренең җитәкчеләре белән очрашты. Анда 7 мартта өлкә Ифтарын үткәрү һәм аны әзерләүдә мөселман милли диаспораларының катнашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшереп үтәбез, изге Рамазан аенда, 2026 елның 7 мартында, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән Самарада өлкә Ифтар мәҗлесе узачак. Аны “Солидарность Самара Арена” стадионы биналарының берсендә үткәрү планлаштырыла. Анда 800гә якын кунак катнашыр дип көтелә.
Очрашуны ачып, Талип хәзрәт мондый зур чараның өлкәбездә инде өченче мәртәбә оештырылачагын ассызыклады. Быел ул, элеккеге еллардагыча, зур күләмдә үткәрелмәсә дә, чара шактый зур матди чыгымнар һәм ирекле ярдәмчеләрнең булышуын таләп итә.
“Без бердәм булуыбызны күрсәтергә тиеш. Илебез махсус хәрби операция үткәргән шартларда халыкларыбызның берләшүе аерым әһәмияткә ия”, — диде Талип хәзрәт Яруллин.
Ул шулай ук бу зур чарага әзерлек эшләре башланды, дип сөйләде. Сценарий төзелә, кирәкле ризыклар күләме, алып баручылар билгеләнә, куркынычсызлык мәсьәләләре килештерелә, чакыру билетларына заказ бирелә һәм күп кенә башка оештыру мәсьәләләре хәл ителә.
Президент Владимир Путин тарафыннан 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителүен исәпкә алып, бу юлы бәйрәмдә төбәгебезнең милли төрлелеген ассызыклау турында карар кабул ителде. Әйтик, мөселман халыкларының видеовизиткалары алдан әзерләнәчәк, һәм алар чарада экраннардан күрсәтеләчәк.
Шулай ук милли диаспора вәкилләре мәҗлескә үз милли киемнәрендә килсеннәр, дигән теләк белдерелде.
Быел Самара Ифтарына хөрмәтле кунаклар сыйфатында чакырулар Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищевка, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыевка җибәрелде. Узган еллардагы кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар биреләчәк.
Чараның мәдәни программасында ислам нигезләрен белү буенча төрле конкурслар һәм викториналар үткәрү, тематик фильмнар күрсәтү, шулай ук иганәчеләрдән Гомрә хаҗына 4 юллама уйнату каралган.
Диаспоралар вәкилләре чираттагы өлкә Ифтарын уздыру идеясен хупладылар һәм барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә вәгъдә иттеләр.
Ахырда Талип хәзрәт Җәмигъ мәчете территориясендә гадәттәгечә Рамазан чатыры куелмаячагын хәбәр итте. Һәм бу, беренче чиратта, салкынча һава торышы белән бәйле.
Салих РӘҮФОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 554


