Халыкара туган тел көне безне ана телебез, тамырларыбыз, рухи мирасыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә. Әмма бүген тормышта күзәтелгән бер күренеш бик борчый шул: балалар туган телдә сирәк сөйләшә башлады. Ә иң аянычы – татар телен камил белгән әби-бабайлар да, оныкларына аңлаешлырак булсын дип, еш кына рус теленә күчә. Алар шулай итеп фикерне тизрәк җиткерергә тели, ләкин шул ук вакытта тел чылбыры акрынлап өзелә бара.
Элек авыл мохите үзе үк телне саклый иде. Өлкән буын татарча сөйләшә, балалар шуны ишетеп үсә, тел табигый рәвештә буыннан-буынга күчә иде. Бүген исә хәл башкача. Һәм бу күренеш күп факторларга бәйле.
Беренчедән, хәзерге мәгълүмати мохит көчле йогынты ясый. Телефон, интернет, социаль челтәрләр, мультфильмнар – боларның күбесе рус телендә. Ә бала көн дәвамында нинди тел ишетә, шул аның аңында өстенлек ала бит.
Икенчедән, җәмгыятьтәге телне куллану даирәсе дә мөһим роль уйный. Урамда, кибеттә, төрле чараларда татар теле яңгырамый икән, балалар аны табигый аралашу теле итеп кабул итми.
Өченчедән, өйдә нинди тел яңгырый – бала шуны үз итә. Әби-бабайларның да русчага күчүе яхшы нияттән: оныклар аңласын өчен. Әмма бала татарча җавап бирергә өйрәнмәсә, ул телне куллану ихтыяҗын да тоймый башлый.
Шулай итеп, телнең киләчәге иң беренче чиратта гаиләгә бәйле. Һәм, шатлыкка, бүгенге көндә ана телен саклаучы гаиләләр бар. Моңа ачык мисал итеп Мәчәләй авылында туып-үсеп, әлеге вакытта да биредә яшәүче Рөстәм һәм Румия Яхиннарны китерергә була.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 21нче февраль санында укыгыз.

Мөслимә БАЯЗИТОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 599


