Солдатта булган диләр…

БезымянныйЯшьләр арасында армиядә хезмәт итәргә теләүчеләр күпме?

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу — чын ир-егетләр бәйрәме. Солдат хезмәтен, туган иле алдында үзенең гражданлык бурычын үтәп кайтканнар элек тә хөрмәткә лаек булганнар, хәзер дә ихтирамлылар исемлегендә һәм киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанасы килә.

Ни өчен ышанасы килә? Чөнки соңгы елларда, минем шәхси күзәтүләрем буенча, яшь буында армиядә хезмәт итүгә мөнәсәбәт үзгәрүе сизелә. Күптән түгел генә яңа танышларым, әтиле-уллы Надир (фотода сулда) һәм Әмир Әһлиулиннар белән шушы темага аралашканнан соң, фикеремнең ялгыш булмавына тагын бер кат инандым.

Бүгенге көндә күп балалы гаилә башлыгы статусына ия булган Надир Таһир улы 1994 – 1996 елларда Хабаровск шәһәрендә Россия Федерациясе президенты каршындагы хөкүмәт элемтәсе һәм мәгълүмат федераль агентлыгы гаскәрләрендә хезмәт иткән. Бу елларны, хезмәттәш дусларын бүген дә сагынып искә ала ул.

“Армия ир-егетне, беренче чиратта, тәртипкә һәм дисциплинага өйрәтә, яңа белемнәр бирә, рухны һәм ихтыярны ныгыта, аны җаваплырак һәм көчлерәк итә. Хәрби хезмәт — ул яшь кеше тормышында бик мөһим, җитлеккәнлеккә, олыгаюга якынайтучы этап. Билгеле инде, армиягә барып эләккәч, башта авыр, әмма аннары ияләшәсең һәм һәрьяклап көчлерәк була барасың”, — дип сөйли танышым.

– Хәзерге хәрби хезмәт сезнең вакыттагыдан нәрсәсе белән аерыла? – дип кызыксынам.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 21нче февраль санында укыгыз.

Безымянный

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 340

Комментирование запрещено