Яңа Ярмәктә хатын-кызларга багышланган концерт узды

1773049935010Яңа Ярмәк авылы клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Язлар белән килә назлар» исемле бәйрәм концерты үтте.

8 мартта Яңа Ярмәк клубына әниләр, әбиләр, апа‑кызлар җыелды. Көн матур: кояш елмая, түбәләрдән тамчылар тама — язның яме һәркемнең күңеленә хуш килде.

Клуб бинасы кунаклар белән шыгрым тулы иде. Сәхнәгә клуб мөдире Алия Хәмидуллина күтәрелеп, бәйрәм белән котлады. Аннан тәбрикләү өчен сүз Ярмәк хакимияте башлыгы Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдиновка бирелде.

Концерт җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Сәхнәгә ерак араларны якын итеп, безне сагынып кайткан авылдашыбыз Флюра Хәлиуллина чыкты, матур шигырь сөйләде һәм җырлады.  Гармонистыбызның — Динар Гариповның уйнавы җырларга аерым ямь өстәде.  Гөлсинур апа, Самарада дәваланып кайтканнан соң, безне эчтәлекле шигырьләре, җырлары белән куандырды. Җан атып тора авылым, туган авылым диеп. Җырга-моңга битараф булмаган тагын бер һәвәскәр артистыбыз - Булатыбыз да моңлы җырларын бүләк итте. Биюче кызлар яңадан-яңа биюләр өйрәнеп, әллә ничә биеп, сәхнәне дер селкеттеләр.

Афәрин, кызлар! Шул хәтле искиткеч, матур концерт оештырганнар клуб эшчеләре! Күнел ачып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Барыгызда да Аллаһының рәхмәте яусын, безне куандырган өчен Ходаем сезләрне зурласын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, якты өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын, Ходайның биргәненә куанып, шатланып, муллык, бәрәкәт белән яшәргә язсын. Илләргә тынычлык иңсен, солдатларыбыз исән-сау кайтсыннар дигән теләктә калабыз.

17730498325921773049860851 1773049895191 1773049919596 1773049935010 1773049948413 1773049976643 1773050025643


Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 512

Комментирование запрещено