Сезне Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте исеменнән туган көнегез-юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Сез эш сөючәнлегегез, үткен каләмегез белән абруй казандыгыз. Сез җитәкләгән “Самар татарлары” сайтын белмәүче кеше сирәктер. Татар халкы, сайттагы мәкаләләрне укып, төрле яктан хәбәрдар.
Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар, ныклы сәламәтлек насыйп итсен.
И.Г.ШӘКУРОВ,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 2113



