Алинә Заһитова «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында катнашучылар алдында чыгыш ясаячак / 1 апреля 2026 15:52 Перед участниками форума «Мост Москва – Татарстан» выступит Алина Загитова

e382a3e6c34644e59d157d5e8104c537Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Мәскәү — Татарстан күпере» яшьләр форумы спикерлары исәбенә керәчәк. Форум 11 апрельдә узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Алинә Заһитова — ялгыз шуу буенча 2018 елгы кышкы Олимпия уеннары чемпионы, дөнья (2019) һәм Европа (2018) чемпионы, шулай ук Гран-при финалы (2017) һәм Россия чемпионаты (2018) җиңүчесе. Ул — Россия тарихында фигуралы шууда барлык төп халыкара титулларны яулаган бердәнбер фигуралы шуучы.

Хәзер спортчы телетапшырулар алып баручы һәм боз тамашаларын оештыручы буларак чыгыш ясый.

Чараны оештыручы — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге студентларны һәм яшьләрне (ягъни 35 яшькә кадәрге кешеләрне) форумда көтеп кала. Алдан теркәлү кирәк. Чара 14.30 сәгатьтә башлана.

Былтыр «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы 12 апрельдә, Космонавтика көнендә узды.

tatar-inform.tatar

***

Олимпийская чемпионка по фигурному катанию Алина Загитова войдет в число спикеров 11-го по счету Молодежного форума «Мост Москва – Татарстан», который пройдет 11 апреля этого года. Об этом сообщает пресс-служба Полпредства РТ в РФ.

Алина Загитова является чемпионкой зимних Олимпийских игр 2018 года в одиночном катании, чемпионкой мира (2019) и Европы (2018), а также победительницей финала Гран-при (2017) и чемпионата России (2018). Она единственная в истории России фигуристка, завоевавшая все основные международные титулы в фигурном катании.

Сейчас спортсменка выступает как телеведущая и организатор ледовых шоу.

Полпредство РТ в РФ, являющееся организатором мероприятия, приглашает посетить его студентам и представителям молодежи (то есть людям до 35 лет). Необходима предварительная регистрация. Мероприятие начнется в 14.30.

В прошлом году форум «Мост Москва – Татарстан» прошел 12 апреля, в День космонавтики.

tatar-inform.ru

Просмотров: 337

Комментирование запрещено