Космик киңлекләрне яулау XX гасыр тарихының онытылмас битләре булды. Кешенең космоска беренче очышы цивилизация үсешендә яңа эраны ачты, бу фәнни-техник ачышның безнең ватандашларыбыз тарафыннан тормышка ашырылуы белән без хаклы рәвештә горурланабыз.
Россия космонавтикасы нигезенә бихисап конструкторларның, галимнәрнең, космонавтларның, ракета-космос тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең сәләте, зур хезмәте һәм батырлыгы салынган. Арада милләттәшләребез дә байтак.
Космик тармакта хезмәт итүчеләрне, авиация һәм космонавтика ветераннарын бәйрәм белән котлыйм! Тынычлык, оптимизм һәм киләчәктә уңышлар телим.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 1983


