В ДУМ РТ обсудили подготовку к XVI Всероссийскому форуму татарских религиозных деятелей “Национальная самобытность и религия” / Нәзарәттә XVI “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек буенча фикер алыштылар

DSC_58424 мая, в 17-й день месяца зулькагда,  ДУМ РТ посетили руководитель Исполкома Всемирного конгресса татар Данис Шакиров и его заместитель по работе с татарскими общественными объединениями в регионах Российской Федерации Марс Тукаев. Гости встретились с Муфтием Татарстана Камилем хазратом Самигуллиным. Также во встрече принял участие руководитель аппарата Духовного управления мусульман РТ Ирек Арсланов. 

Участники встречи обсудили подготовку к XVI Всероссийскому форуму татарских религиозных деятелей “Национальная самобытность и религия”. На форум, который состоится 15-17 мая приглашены 1000 религиозных деятелей и гостей из Татарстана и 78 регионов Российской Федерацией. 

Данис Шакиров рассказал о примерной программе мероприятия, остановился на организационных вопросах, содержательной части форума. Участники делового разговора обсудили порядок ведения секционных заседаний, основные темы, вопросы привлечения приглашенных спикеров, богословов, экспертов; а также экскурсионные маршруты для делегатов Форума. 

Участникам татарского религиозного форума подарят памятный подарок – казанский рукописный Куръан. Этот мусхаф – одно из последних научно-богословских достижений современной татарской уммы, так как возрождает утраченные уникальные традиции татарско-мусульманской каллиграфической школы.

dumrt.ru

***

4 майда,  зөлкагъдә аеның 17 нче көнендә, Нәзарәткә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев килде. Мөхтәрәм кунаклар Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов та катнашты.

Очрашуда катнашучылар XVI “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек буенча фикер алыштылар. 15-17 майда узачак форумга Татарстаннан һәм РФнең 78 төбәгеннән 1000 дин әһеле һәм кунак чакырулы.

Данис Шакиров әлеге чараның якынча программасы белән таныштырды, оештыру мәсьәләләренә, эчтәлегенә тукталды. Эшлекле сөйләшүдә катнашучылар секция утырышларын алып бару тәртибенә, төп темаларга тукталды, чакырылачак спикерлар, дин белгечләре, экспертларны чакыру, экскурсия маршрутларын оештыру буенча фикер алышты. 

Татар дини форумында катнашучыларга истәлеккә Казан кулъязма Коръәне бүләк ителәчәк. Бу мүсхәф – хәзерге татар өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларыннан берсе, чөнки ул татар-мөселман каллиграфия мәктәбенең югалган уникаль традицияләрен торгыза.

dumrt.ru

Просмотров: 360

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>