Су буена җыелдылар һәвәскәр балыкчылар

DfkVz1djXArndD8-ZWvwN3H8qHeH38ZAqW5fTVEaNYpS7hvSEaWNPquZWCbOX1s3b50l5tdTYkPqX81wmzT3uZ7PКрасный Яр районында инвалидлар өчен ярыш үткәрелде

Табигать кочагында, саф һава сулап, бөҗәк очканы да ишетерлек искиткеч тынлыкта балык тотып утыруы ни рәхәт! Моның тәмен әлеге шөгыль белән чын-чынлап мавыгучылар гына яхшы беләләр.

Җырда җырланганча, иртән таңнар атканда да, кичен кояш батканда да, бөтен кеше рәхәтләнеп яллар итеп ятканда да, су буенда балыкчы, кармак сала балыкчы!

Менә 15 сентябрьдә Красный Яр районына нәкъ шушындый кешеләр – тәңкәлеләрне каптырудан ямь-тәм табучылар җыелды. Эш шунда ки, биредә урнашкан Большая Каменка авылы янындагы зур күл тирәсендә төбәк инвалидлары өчен балык тоту ярышы уздырылды.

Чараны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Самара өлкәсе оешмасы рәисе Елена Лукава ачып җибәрде һәм барысына да уңышлар теләде. Мәчәләй авылыннан ярышларда без өчәү катнаштык: Наил Булатов, Исхак Шабаев һәм мин – Шамил Мамышев.

Балыкчылар бәйрәме бик тә күңелле үтте. Бәхетебезгә, көн дә шундый матур, җылы иде! Су буенда зур казанда пешкән балык шулпасы, хуш исле чәй белән сыйландык, үзебезне бүләкләр белән дә шатландырдылар.

Дөресен генә әйткәндә, без әлеге чарага җиңү яулар өчен җыелмадык. Ә бер-беребез белән күрешү, аралашу, хәл-әхвәл белешү өчен килдек. Шулай, үзара сөйләшеп-серләшеп, викториналарда катнашып, көн узганын сизми дә калдык. Китәр алдыннан бергәләшеп фотога төштек һәм бер-беребезгә изге теләкләребезне җиткереп таралыштык. Аллаһы Тәгалә киләсе елда да очрашырга насыйп итсен.

Безгә – инвалидларга шушындый күркәм бәйрәм бүләк иткән оештыручыларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Яхшы сүз, игътибар сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча әһәмиятле бит ул, бу аларның күңелләрен күтәреп, йөрәкләрен җылытып җибәрә, якты киләчәккә өмет өсти.

37Ivq4hi9SbTamCYGhW6G9jae0ZuTl36QdSq1kEDsidH7ua3WKBwhCZEyS4MzFDNcO6MuN7eyWTaCvwUhEvAAD8vDfkVz1djXArndD8-ZWvwN3H8qHeH38ZAqW5fTVEaNYpS7hvSEaWNPquZWCbOX1s3b50l5tdTYkPqX81wmzT3uZ7P

Шамил МАМЫШЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 127

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>