Ярмәк мәдәният учреждениеләрендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары узды
Бу көн — авылыбызның тарихын иҗат иткән, бүген дә сафта калып, иҗтимагый тормышта актив катнашып яшәүче әти-әниләребезгә, остазларыбызга, хезмәт ветераннарына тирән рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Яңа Ярмәк авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган «Яшәгез сез мәңге яшь булып» дигән бәйрәм кичәсе узды.
Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә өлкән яшьтәгеләр үз адресларына чын күңелдән озын гомер, сәламәтлек, матур, тыныч картлык, яхшы кәеф теләкләрен ишеттеләр. Ярмәк хакимият башлыгы Минсагит Низаметдинович котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Бәйрәм кичәбездә матур шигырьләр, жырлар яңгырады.
Бәйрәм сый-хөрмәткә бай өстәл тирәли узды, олыларыбыз рәхәтләнеп аралашып-жырлашып утырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Яңа Ярмәк клубы хезмәткәрләре.
Камышлы районы.
***
Иске Ярмәк мәдәният йортында өлкән яшьтәге апалар һәм абыйларыбызга, озак еллар намуслы хезмәт куйганнары, тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләребезне җиткердек, моңлы җырларыбызны һәм биюләребезне бүләк иттек.
Өлкәннәребез, сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калабыз!

Айгөл ГАЛИУЛЛИНА, Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты җитәкчесе.
Камышлы районы.
Просмотров: 378







Добавить комментарий