Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе (ТНКА) тарафыннан 3 ел дәвамында, елга 2 тапкыр (яз һәм көз айларында) үткәрелә.
Акциянең инициаторы — Равил Фәзлетдинов, аны һәркем үз Ватанының намуслы, җаваплы патриоты буларак белә. Халкыбызның берләшү предметына әверелгән коллектив хезмәт безнең чараларда чагыла.
Чараны оештыру эшендә бик актив катнашкан өчен Ринат Рәҗәповка, Илгиз Сафинга рәхмәт белдерәбез. Шулай ук ярдәм кулын суздылар: Али хәзрәт Сөләйманов, Илшат хәзрәт Рәҗәпов, Марат Мәхмүтов, Марат Күрәев, Ильяс Яруллин, Руслан Ибраһимов, Фанис Җаббаров, Госман Низамов, Рөстам Мәҗитов һәм башка барча катнушучылар эштән тартылып калмадылар. Без булдырабыз!

Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе (ТНКА).
Просмотров: 362









Добавить комментарий