Мәчәләй авылы
Нәгыймә Сәүбән кызы
РӘХМӘТУЛЛИНАга!
Кадерле, газиз әниебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Әнкәй, сиңа шигырь язам,
Язган кулым талмасын.
Әнкәй, сиңа рәхмәтләр күп,
Ходай сине сакласын.
Әнкәй йөрәге түзгәндер,
Күп күргәндер авырлык.
Баласы өчен өзелгәндер,
Биргән Ходай сабырлык.
Әнкәй, сиңа бурычлар күп,
Биреп бетереп булмас.
Әнкәйне йөрәк түреннән
Беркемнәр дә алалмас.
Балаларың исеменнән кызың Дарикә.
* * *
Нәгыймә Сәүбән кызы
РӘХМӘТУЛЛИНАга!
Сөекле, яраткан әбиебез, алтыныбыз! Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын. Алдагы көннәреңдә сиңа хәерле озын гомер телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа.
Балам дия-дия, безне
Кадерләп үстерәсең.
Әй, матур син, әбекәем,
Күзләр тия күрмәсен.
Әй әбием, әбекәем,
Кояш кебек күңелең.
Сәламәтлек бирсен Ходай,
Озын булсын гомерең.
Өебезнең нуры бит син,
Бирәсең наз һәм яктылык.
Балаларың, оныкларың сиңа
Китерсеннәр иде гел шатлык.
Изге теләкләр белән оныкларың һәм оныкчыкларың.
* * *
Челно-Вершины районы,
Челно-Вершины авылы
Рәйхана Гаяс кызы Мәхмүтовага – 70 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, зур әниебез! Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең – 70 яшь тулган көн белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Гомер юлың синең озын
булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.
Сәламәтлек, шатлык-
куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улың, кызың, кияүләрең, оныгың.
* * *
Рәйхана Гаяс кызы Мәхмүтовага!
Кадерле туганыбыз! Сине олы бәйрәмең — 70 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Сәламәт һәм озын гомерле
бул,
Пар канатың булсын янәшә.
Балаларыңның игелеген күреп,
Гел сөенеп, көлеп син яшә!
Изге теләкләр белән Габделбарый, Рабига, Наил, Әминә.
* * *
Красный Яр районы,
Ялтай авылы
Алия Касыйм кызы
Тимербулатовага – 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.
Бәйрәмеңнең матур
хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез син чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Теләкләрнең кайсын
теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел
күгең –
Без калабыз шушы теләктә.
Изге теләкләр белән улың Илдар, киленең Фәүзия, оныкларың Илнур, Гүзәл, Венера, оныкчыкларың Ясминә, Линур, Динә.
* * *
Ульяновск өлкәсе,
Малыклы районы,
Исәнтимер авылы
Әлфия Мидхәт кызы Рәфыйковага — 55 яшь!
Кадерле кызыбыз, туганыбыз! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен!
Күпме булса җирдә
изге теләк —
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет
яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган
яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары
шатлыклар!
Иң жылы теләкләр белән әтиең, әниең, Туктаровлар, Саттаровлар гаиләләре.
* * *
Идәй авылы
Нурулла Хөснулла улы
Мөхетдиновка – 70 яшь һәм
Венера Габбас кызы Мөхетдиновага – 66 яшь!
Кадерле әтиебез һәм әниебез, яраткан бабабыз һәм әбиебез! Без сезне туган көннәрегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Котлы булсын туган
көннәрегез,
Уңыш сездән бер дә китмәсен.
Тормыш елгалары ташып
аксын,
Бәхет чишмәләре кипмәсен.
Киңәш сорап сезгә кагылабыз,
Барыбызга ярдәм итәсез.
Кылган изгелегегез җирдә
ятмас,
Авыру белми озак яшәгез!
Изге теләкләр белән кызларыгыз Гөлсинә, Лилия, кияүләрегез Заһир, Раил, оныкларыгыз Динар, Әдилә, Дамир, Альмира.
Просмотров: 1134