Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, кайсы гына авыл аша үтсәң дә, кунакларны кардан ясалган Кыш бабай, Кар кызы һәм тагын башка күптөрле әкият геройлары каршы ала. Матур күренеш — могҗизалы әкият иленә эләккәндәй буласың.
Денис авылы мәктәбе тирәсеннән үтеп йөрүчеләр андагы берсеннән-берсе матур кар сыннарга игътибар итми калмыйдыр. Кемнәр генә юк анда: Кыш бабай белән Кар кызы да, Чыршы да, алдагы елның символы Дуңгыз һәм башка әкият персонажлары да. Аларның барысын да мәктәп укучылары ясаган. Ә сез йортларыгыз, үзегез эшли торган оешма тирәләрен бизәдегезме әле?
Денис авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алсу БӘДЕРТДИНОВА фотосурәтләре.
Шенталы районы.
Просмотров: 1144
Бик матур килеп чоккан молодцы.
Балалар молодцы!организаторларга Рахмет,балалар саф хавада булдылар,компьютер артында утыру тегел инде