Искә алу

888Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинны искә алыйк

28 ел буе “Бердәмлек” өлкә татар газетасының алыштыргысыз җитәкчесе булып эшләгән баш мөхәрриребез Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның вафатына 31 октябрьдә 4 ел тулды. Ул 75 яшендә бакыйлыкка күчте.

Язу осталыгы, укучы өчен кызыклы, көнүзәк темаларны таба белү сыйфаты Казан университетының журналистика факультетында укыганда, өлкәбезнең “Волжская коммуна”, “ Знамя Родины”, “Волжская новь”, “Степные просторы” район газеталарында эшләгән чорда тупланган булса кирәк. “Советская Россия”, “Труд”, “Сельская жизнь”, “Сельская молодежь” кебек үзәк газеталарда һәм журналларда эшләгәндә теле тагын да чарланган, билгеле. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге өчен яңа технологияләр, яңа ысуллар кертү турында язылган берничә язмасы өчен Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә бронза медале белән дә бүләкләнгән. «Волжская коммуна» өлкә газетасының йөз еллыгына багышланган ике томлы китапта Рәфгать Әһлиуллинның исеме һәм язмалары кертелгән.

Әһлиуллин, илдәге милли сәясәтне аңлап, халыкның бу турыда нәрсә уйлаганын белеп, киләчәк офыкларын күреп, барысын да анализлап һәр укучы күңеленә сеңәрлек итеп яза торган журналист иде.

Ә 1990 елда, “Бердәмлек” өлкә татар газетасы ачылгач, ул Рәфгать абыйның икенче өенә әверелә. Егерме сигез ел буе татарлар арасында кайнаган баш мөхәрриребез өлкәдәге һәр татарны яхшы белә иде, гел элемтәдә булып, алар белән иркенләп, ничектер хәтта җәелеп китеп сөйләшергә ярата иде. Шуның өчен халык та аны үз итте, язмаларын да яратып кабул итте. Хәзер дә таныш-белешләре, аның туган көне яисә искә алу көне булганда, килеп, яисә шалтыратып, хөрмәтләрен белдерәләр.

Газетабызны, беренче мөхәрриребезне, вафат булган журналистларыбызны хөрмәтләп искә алуыгыз өчен сезгә — газета укучыларына рәхмәтләребезне белдерәбез. Гел шулай элемтәдә торыйк, Рәфгать абый, Фәния апа, Зәйнәп апа, Минзакир абый, Исхак кебек хезмәткәрләребез хакына Сез – газетага язылып, без – эчтәлекле мәкаләләр язып, үзебезчә сөйләшеп-җырлашып, чөкердәшеп яшик әле бу дөньяда.


Редакция хезмәткәрләре исеменнән Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 689

Комментирование запрещено