Управленческий бистәсендәге “Чайка” Мәдәният йортында өлкә ”Туган тел” татар җәмгыяте ярдәмендә татар мәдәнияте айлыгы уздырыла. Аның кысаларында биредә татар рәссамнары күргәзмәсе эшли һәм үткән якшәмбедә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең күп кенә яңа яшь артистлары катнашында 815нче концерты күрсәтелде.
Ансамблнең тамашасын карарга җыелган самарлылар иң элек күргәзмә белән таныштылар, талантлы милләттәшләребезнең рәсемнәрен карап хозурландылар.
Өч сәгатьтән артык дәвам итеп, бер тындай үткән концерт программасын карарга шактый күп халык җыелды. Тамаша хәер-догадан башланды. Сәхнәгә Самар өлкә мөфтие, Региональ Диния нәзарәте рәисе Талиб хәзрәт Яруллин күтәрелеп, татарлыкларын онытмаган, милли моңга битараф булмаган тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм шулай ук динебезгә дә тартылырга чакырды.
Киләсе елның апрелендә үзенең 45нче туган көнен билгеләп үтәргә әзерләнүче «Ялкынлы яшьлек» әле һаман яшәрә, аңа сәләтле яшьләр килә икән. Сәхнәдә җырчылар һәм биючеләр алышынып кына торды. Яңа талантлар тамашачыга яңадан-яңа җырлар, шигырьләр, биюләр тәкъдим итте.

Концертны алып баручылар - Розалия Әбҗәлимова һәм Рамил Шәйхетдинов - уйчан һәм моңлы, дәртле һәм назлы шигырьләр укыдылар.

Линар Абсаттаров 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Ильгиз абый Колючевка багышланган җырын тәкъдим итте. Ә аның “Ялкынлы яшьлек”кә багышлап язган җырын Ринат Азизов башкарды.

Күптән түгел “Самар өлкәсенең халык артисты” дигән мактаулы исеменә лаек булган Самар шәһәр округының “Чайка” мәдәният йорты муниципаль бюджет учреждениесенең “Ялкынлы яшьлек” татар җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев тамашачыларны сәламли.

Күптән түгел генә әни булган Римма Гыйбадуллина тамашачылар алдына чыкмыйча булдыра алмады, концертта аның тарафыннан шигъри юллар яңгырады.

Самар өлкәсе “Татар кызы-2014” бәйгесенә кызларны хәзерләгән “Мисс Россия” конкурсының региональ вәкиле, “Мисс Самара” конкурсы рәисе һәм model63 агентлыгы җитәкчесе Рафаэль Давыдовка Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы исеменнән Рәхмәт хаты һәм премия тапшырылды.

Самар өлкәсе “Татар кызы-2014” конкурсында өченче урынга, ягъни икенче вице-мисс исеменә лаек булган Кадрия Бикбаеваның «Аккош биюе».

“Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию театры хореографы, өлкә “Татар кызы-2014” бәйгесендә катнашучы Алия Газизованың бию белән чыгышы.

Губернатор инаугурациясендә искиткеч чыгыш ясаган Алия Газизова өлкә администрациясе тарафыннан Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде. Аны Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Горланов тапшырды.

Ансамблнең музыка бүлеген җитәкләгән Әлфия ханым Гыйниятуллина бик тә оста итеп фортопьяно партияләрен алып барды.

Ринат Азизов (сулда) белән Әлфия ЙОСЫПОВА дуэты. “Син – минем җанымның яртысы” исемле җырны башкарганда.

35 ел дәвамында ансамбльнең иң кирәкле асылташы булып торган Айсылу ханым Әбдиеваны юкка гына “Ялкынлы яшьлек”нең “моң чишмәсе” дип атап йөртмиләрдер. Ул милли көй-аһәңнәребезнең асылын аңлаган, татар җырларының бормаларын саклаган, моң агышын хәтерләткән чылтырап аккан чишмә суы сыман.

Шәп җырлый инде Ринат Азизов, Казан артистларыннан һич кенә дә калышмый.

Тамашаның бертөркем мөхтәрәм кунаклары (уңнан өченче - “Россия” телевидениесе каналында “Мөселманнар” программасын алып баручы Динара Садретдинова) антракт вакытында чәй табыны тирәли.
Булдырдылар милләттәшләребез. Чын үзебезчә, тыйнак, югары зәвыклы, профессиональ тамаша күрсәттеләр алар безгә. Киләсе елга үзенең олы юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы “Ялкынлы яшьлек”кә тагын да югарырак үрләр яуларга язсын иде, дигән теләктә калабыз.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.
“Чайка” Мәдәният йортындагы татар мәдәнияте айлыгы кысаларында 29 ноябрьдә Татарстанның Әтнә дәүләт драма театры татар тамашачысына үзенең “Шимбә көн кич белән” дип аталган музыкаль комедиясен дә тәкъдим итәчәк. Ул 16 сәгатькә билгеләнгән.
Просмотров: 1931