Сайтыбызның һәм журналыбызның туган көннәренә

Задник 5x3 - finalСайтыбызның туган көненә

Сайтыбыз туган көненә
Күпме кунак җыелган!
Ана телен яратырга
Йөрәкләрдә уелган!
 
Бөтен өлкә татарларын
Бергәләп берләштерде.
Көчле марка цемент белән
Барыбызны укмаштырды. 

Татар халкын таратырга,
Телебезне корытырга,
Гореф-гадәтне бозарга
Юл куймабыз беркемгә!
 
Андый көчләр юк та әле
Дөньябызда, галәмдә.
Дошманнарны тотындырмам
Кулымдагы каләмгә.
 
«Әннә» белән ачылган тел
Беркайчан да ябылмас.
Безнең сайттан да көчлерәк
Беркайда да табылмас.
 
Татар яши, яшәде дә,
Тагын да яшиячәк.
Кара көчләргә бирешмик,
Якты безнең киләчәк!
 
Милләтебез йөзек кашы -
«Туган тел» җәмгыяте.
Алар булгач яшәр әле
«Самар татарлары» сайты! 

* * *

Задник 5x3 - final

Журналыбызның туган көненә

11  яшь тулды
Татарлар журналына.
Яхшы хәбәрләр тарата
Мөэмин мөселманнарга.

«Бердәмлек»кә энекәш булып,
Атлый шулай янәшә.
Телебез дә яшәр әле,
Алар шулай яшәсә.
 
Ислам динен хөрмәт итеп
Киябез без түбәтәй.
Туган җирне яратырга
Өйрәтте әткәй, әнкәй.
 
«Туган тел» оешмасына
Башыбызны иябез.
«Халкыбызның йөзек кашы,
Йолдызыбыз»,  — диябез.
 
Сайтыбыз да беренче бит
Дөньялар күләмендә.
Булсыннар бөтен татарлар
Һәрвакыт бергә-бергә.
 
«Ипозембанк» ярдәм итте
Аларны булдырырга.
Булышканны беркайчан да
Ярамый онытырга!
 
Бүген дә без җыелыштык
Журнал туган көненә.
«Самара татарлары»быз
Яшәсен мәңге-мәңгегә!!!

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие - Денис авыллары, Шенталы районы.

Просмотров: 626

Комментирование запрещено