“Бердәмлек” газетасын саклап калыйк әле!

zfFjrwyaa1wГали авылының бер төркем активистларына “Бердәмлек” газетасының юбилеенда кунак булырга насыйп булды. Саимә апа Морзаханова белән мине алып барган өчен авыл җирлеге башлыгы Идрис әфәнде Муллабаевка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

35 ел буе “Бердәмлек” өлкә татар газетасы чыгып килә. Аны яшәтүче милләт җанлы якташларыбызга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен иде. Әлеге бәйрәмгә татар халкы яшәсен, теле югалмасын, гореф-гадәтләре саклансын дип, газетаны ачып йөргән Азат Надиров, Рәшит Абдуллов, Шамил Галимов кебек милләтпәрвәрләр килгән иде.

Хөрмәтле татар халкым, мөселман кардәшләр! Бердәм булып, “Бердәмлек” газетасын саклап калыйк әле! Бәясе кыйммәт дибез. Алты айга газета 24 тапкыр чыга. Ә аны әзерләүгә күпме көч куела! 900 сумны 24кә бүлгәч, бер газета хакы 37 сумга төшә. Ә чыгымнары күпме? Кәгазь, типография, почта, налоглар, хезмәт хакын санасаң, керемнәргә караганда, чыгымнары күбрәк булуын күреп хәйран каласың!

Аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәллерәк милләттәшләребез газетага яздыра алалар. Әйе, соңгы елларда татар телендәге газетаны олы кешеләр генә укый. Ә шулай да мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәчет-мәдрәсәләрне, китапханәләрне, ФАПларны һ.б. күмәк оешмаларны газетага яздыручы спонсорлар табылса, газетаны саклап калуга үз өлешебезне кертеп булыр иде!

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 448

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>