Хәния Фәрхинең 65 еллыгына багышланган «Онытылыр, димә» җыр бәйгесе узачак

c2d3192c820ab0295c254d476ee9349430 майда Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылы мәдәният йортында Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр, димә» V төбәкара башкорт-татар җыр бәйгесе узачак. Бу хакта Тәтешле районы хакимиятенең социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.

«Кадерле дуслар! Вокаль сәнгатьне яратучы һәваскәрләрне һәм профессиональләрне татар һәм башкорт халкының легендар җырчысы Хәния Фәрхи исемендәге V төбәкара фестиваль-бәйгесенә чакырабыз. Ул моң иясенең 65 еллыгына багышлана. Хәния Фәрхинең онытылмас җырларын бергәләп җырлыйк. Рәхим итегез!» – диелгән хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 405

Комментирование запрещено