9нчы октябрьдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Сердәш» халык ансамбле Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылы халкы өчен зур бәйрәм оештырды.
Бу концертны шушы авылда туып үскән авылдашыбыз, 10 яшеннән сәхнәне үз иткән Зәйнәб Кадырова алып кайтты.
Сүзләре дә, көе дә халык бәгыреннән саркып чыккан җыр гына күңелләргә үтеп керә, җанны уята. «Сердәш» артистлары башкаруындагы җырлар тамашачыларны моңландырды да, тәэсирләндерде дә. Сәхнәгә бер-бер артлы артистлар чыга торды, өздереп баянда уйнаулар, музыкаль чыгышлар көчле алкышларга күмелеп барды. .Мәдәният сарае сәхнәсендә ансамбльнең иң популяр җырлары яңгырады. Халык моңы, халык көе, халык җыры — ул бит күңелне күтәрүче дә, кәефне яхшыртучы да.
Шундый матур концертлар оештыручы Мәдәниятне үстерү үзәгенә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, ә «Сердәш» ансамбленә зур уңышлар телибез. Алдагы иҗади юлыгызда бетмәс-төкәнмәс илһам, югары казанышлар, бәхет-шатлык юлдаш булсын.
Иске Ярмәк тамашачылары исеменнән Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 622






