Ат елына карата истәлекләр

bbZW7ASr8mhCgAWPIAaxgvesLIjQnSzbkVjnNq6UkG6-UcT-NZmc7A_Nfz28tB6YDNarPfG-zRHgDT-k4zb4cIgqКешеләр гомер-гомергә атлар белән янәшә яшәгәннәр. Күп халыкның яшәү рәвеше аларга бәйле. Борынгыдан кешеләр кыргый атларны кулга ияләштереп, алар ярдәмендә көн күргәннәр. Хәрби җайдаклар атларга атланып, сугышта көч сынашканнар, сәүдәгәрләр кәрван йөрткәннәр, игенчеләр сабан сөргәннәр, йөк ташыганнар. Элекке заманнарда атлы кеше – хәлле саналган.

Күбебезнең бабалары, әтиләре ат тоткан. Ат тотуның, аны тәрбияләп үстерүнең, атланып йөрерлек һәм эшкә җигәрлек итеп өйрәтүнең, җайлы дирбия, (дирбия — атны җигеп, ягъни дирбияләр кигезеп, аның белән идарә итү өчен кулланылган җайланмалар җыелмасы, атны дирбияләрдән арындыру процессы — туару була) арба, чана булдырып, алардан файдалануның нечкәлекләрен яхшы белгәннәр.

Атларның куәте, матурлыгы, камиллеге, кешеләргә күндәм булып тырышып хезмәт итүе һәркемдә соклану тудыра. Юкка гына халкыбызда атларга карата матур эпитетлар кулланмаганнар: «тулпар», «аргамак», «ак бүз атым – ак канатым», «малкаем» һ.б.

Ләкин XX гасырның икенче яртысыннан башлап шундый вакыт килде – ат тормышыбыздан мәңге кысырыклап чыгарылган кебек булды. Моның сәбәбе, әлбәттә, техниканың алга китүе. Кыр эшләрендә – тракторлар, комбайннар; транспортта йөк автомобилләре куллану, тимер юллар арту.

Күз алдында — Сабантуй: зур классларда укучы егетләр яулык җыюлары, ат чабышлары… Туйлар төшүе… Болар бик сокланырлык күренешләр булып хәтер сандыгына әкренләп күчеп бара.

Быел без ат елына керәбез, ат турында сөйләүләр яшьлек хәтирәләрен уятты. Минем туган йортым бригад урыны булган: Рафик абый да, Радик иркәм дә Сабантуйларда ат ярышларында катнашып, һәрвакыт алдынгы урыннар яулыйлар иде. Аларның бүләккә алып кайткан чиккән сөлгеләре, яулыклары, урындыклары, кер юу машинасы әле дә күз алдыннан китми.

Атта йөрергә өйрәнү җиңел булмагандыр инде — егылышлар да булгандыр, ләкин җиңү шатлыгы шул авырлыкларны юкка чыгара торгандыр.

Туган йортым - бригад урыны.

Туган йортым — бригад урыны.

Балачак күршем Әминә апайдан ат елына карата, атлар белән бәйле хатирәләрен язуын сорадым. Әминә апай тормыш иптәше Зөфәр абый белән бергә 60 елдан артык бер-берсенә терәк булып, урамыбызны ямьләп, парлы гомер кичерәләр.

Зөфәр абый һәм Әминә апайларның туйлары төшә.

Зөфәр абый һәм Әминә апайларның туйлары төшә.

последнее фото  Зөфәр абый һәм Әминә апай.

Зөфәр абый һәм Әминә апай.

Әминә апайның истәлекләре:

«Безнең авылда 12 ат бригадасы булган диләр, без белгәннәре — 7 бригада. Бригадирлары: Фәләх Низамиев, Нәсих Рәхимов, Госман Вагыйзов, Шәһит Рәхимов, Зыя Нуриев, Зөфәр Каюмов, Рәхмәтулла Сәфиуллин.

Мин үзебезнең йорт урынында булган Шәһит абый бригадсы турында язмакчы булдым. Ул бригада төзелгәнгә кадәр анда хәлле кешеләр яшәгән: Галимулла бабай гаиләсе һәм Шәйхелислам абыйның әтиләре. Соңрак бу йортлар колхозга алынып, бригад төзелгән.

Шәһит абый сугыштан яраланып, бер аягы булмаган килеш бригадир булып эшли башлаган, якынча 60нчы елларга кадәр. Ул вакытта күбрәк үгезләр булган, чөнки атларны сугышка алганнар. Ирләр атлар белән җиңү өчен көрәшкән. Хатын-кызлар үгезләр белән җир сөргән, чәчкән, лобогрейкалар белән икмәк урганнар, печән һәм салам өйгәннәр.

Минем ирем — Рәхимов Зөфәр — сугыш чоры баласы; аңа да үгезләр эләккән. «Печән җыйганда үгезләр кигәвенгә чыдый алмыйча, куаклар арасына алып кереп китәләр, тыеп булмый», — дип сөйли иде ул. «Үгез дуласа аттан яман» дигән сүз шуннан чыккандыр инде.

Ирем 1955–1958 елларда ат караучы булып эшләгән. Шулай ук Борганов Мәдхәт, Кәримов Газизнур, Рәхимов Зөфәрнең вазифасы — атларны ашату, эчертү, асларын чистарту булган. Җәен атларны төнгелеккә кырга җибәргәннәр, ә көндез эштә булганнар. Колхоз эше беткәч, атлар халык бакчаларын сөргән, чәчкән, утын һәм печән әзерләүдә дә эшләгәннәр.

Җәен җиңелрәк булган; ә язга чыкканда азык бетә, хәтта салам да калмаган, абзар башына япканын төшереп ашатканнар. Атларны Хөсәен әрәмәсенә төшереп, тышаулап җибәргәннәр; бервакыт иртән төшүләренә бер тайны бүре ашаган була. Сугышка алынган атлар кайткач, аларның ботларына саннар сугылган була.

Богырысланнан атлар китереп, үгезгә алмаштырганнар, шулай итеп үгезләр бетә бара.

Атлар авыл халкының төп техникасы булган. Бакча сөрү, чәчү, утын-печән әзерләү, утынга тирес басу — барысы да атлар ярдәмендә эшләнгән.

Бригадларда бригад йорты булган; ул өйләрдә ятимә апалар яши иделәр. Шәһит бригадында — Шәмсениса әби, Фәләх бригадында — Зәйтүнә апай (улы Минсәгыйт), Зыя бригадасында — Фәхирә әби (кызы Гөлҗиһан), Рәхмәтулла бригадасында — Инсаф (сукыр, гаиләсе белән) яшәгәннәр. Бригад өендә яшәгән апаларның яшәүен күз алдына китерергә дә авыр. Аларга бер почмак бүлеп биргәннәр. Анда шулай ук атларның бөтен сайланма җиһазларын ремонтлаганнар: тәгәрмәч, камыт баулары, дилбегә, нукта, чөелдерек һ.б. Бочкаларда тире ачытып, камыт баулары, нукта, чөелдерекләр ясау өчен тире эшләгәннәр.

Сабантуйлар җитә башлагач, чабыш өчен атларга күкәй эчерә иделәр. Ике бригадтан 10–12 ат катнашты. Читтән килгән атлар да бар иде. Ат өстендә Каюмовлар — Рафик, Радик һәм әтиләре Раил абый (мәрхүмнәр) гел беренче урыннарны яуладылар. 

Каюмов Раил, 1965 ел.

Каюмов Раил, 1965 ел.

Алдан килгән атлар шат була, ә артта калучыларының күзләрендә — яшь. Шуңа да халык артта калган атларны юатып, муеннарынa яулык, сөлге кебек әйберләр бәйли торган иде.

Яз көне атлар күтәрәмгә кала торган булганнар; кешеләргә җитмәгән ризык атларга да җитмәгән, билгеле. Аларны арканнар белән асып, аерым ашатканнар, чөнки атлар исәптә булганнар. Кайберләре корчангыланган (лишай) да булган. Мәрзия апа Рәхимова — сугыш вакытында мал табибы булып эшләгән — шуларны дәвалаганын сөйли иде.

Бу язмада искә алынган, бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызга дога булып барсын әлеге истәлекләр. Кемнәр кызыксынып укыды — барыгызны да киләсе Яңа 2026нчы ат елы белән тәбрик итәм!»

Иске Ярмәк авылы. Сабантуена сөлге җыю.

Иске Ярмәк авылы. Сабантуена сөлге җыю.

aSK3YKyy-IjfXSojBLC-L7uOVTG1xIJdaStVNGxl4VamPJg4-DF4sYLGf-19qhJ_cOSJdXB1Crj2gQ4yBjCcVc8I

Иске Ярмәк авылы. Сабантуена сөлге җыю.

KfP249x-8S2rzn9Y2UqYwbXusckofJ6FuXFGnkTIkM5XxdhrJJAzKdYXShkmAoQivaTQqe33LS4w0L8JsdUr3Aow

Иске Ярмәк авылы. Сабантуена сөлге җыю.

Mfz8hA4YSzEuJKpcjhRSpU21hrQuSI15Afhi02l7tnEcKJ7mo-GQ1MX28FoxgVyKr1uwDv1VJT7c4xtSuQUAnSRe

Иске Ярмәк авылы. Сабантуена сөлге җыю.

MimAqBacPTVca8tkt_LyaN745O-V4qV-Sbk9LlFhcaI_fDuHXo6cmMGtreO9g41sPfmV1rtG3O11BigHO2HMc9nn

Иске Ярмәк авылы. Сабантуена сөлге җыю.

Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2025 ел артта калып килә. Яңа ел – узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау ул.

Иске ел бик җиңелләрдән килмәде. Ул һәрберебезнең дә тормыш кыйммәтләрен яңартты, яшәешебезгә, тирә-юньдәге кешеләргә карата фикеребезне үзгәртергә мәҗбүр итте. Әмма нинди генә авыр сәяси чорда яшәсәк тә, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алдык.

Яңа ел бары тик куанычлар, бәхет, гаилә иминлеге алып килсен. Яңа ел яңа планнар, өметләр алып килсен, иң яхшы омтылышлар һәм хыялларны тормышка ашырсын, яңа хезмәт ирешүләренә рухландырсын, иминлек һәм тынычлык елы булсын. 2026ел гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!

Бәйрәм белән сезне!

Язманы әзерләде Гөлисә БӘТРЕДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 706

Комментирование запрещено