Өлкә Диния нәзарәте каршында эшләүче «Ихсан» волонтерлык берләшмәсе 21 февральдә Кошки авылында авыз ачу мәҗлесе уздырды.
Безнең егетләр өчен төрле авылларга кайтып, ифтар мәҗлесләре уздыру гореф-гадәткә әверелде. Бу чараларны Равил Фәзлетдинов алып бара иде, әмма быел аның «кече хаҗ» кылуы Рамазан ае белән туры килгәнлектән, изге эшләрне Ринат хәзрәт Ногманов җитәкләде. Кардәшләребезгә Раббыбыздан бер туктамый әҗер-савап язылып барсын.
Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, уздырылган мәҗлесләребез кабул булсын!
Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе.
Просмотров: 399





