21 февральдә Фельдшерлар көне билгеләп үтелә
Табиб гомере буе үз-үзенә хуҗа кеше түгел. Ә авыллардагы табибларның эш көне гомумән чиксез. Ул вакыт белән санашып хезмәт итми. Көне буе эшләп, өенә кайткач та, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булса, кырык эшен кырык якка ташлап, яңадан булышырга ашыга. Чөнки кеше гомере кыл өстендә торганда бар өмет аларда бит.
Шенталы районының Карабикол авылында быел гыйнварда яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады (ФАП). Аның авария хәлендәге элекке бинасында авыл халкына тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булмаган. Өлкә бюджетыннан финанслау нәтиҗәсендә монда кыска вакыт эчендә заманча модуль пункт торгызылган.
Аны төзү турындагы карар узган елда өлкә губернаторы Вячеслав Федорищев бу авылга эш сәфәре белән килеп киткәннән соң кабул ителгән. Карабиколда зур фермерлык хуҗалыгы эшләп килә, авылда 100дән артык кеше яши. Хәзер аларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Медицина пункты профилактик чаралар үткәрү һәм диспансер күзәтүе өчен барлык кирәк-ярак белән җиһазландырылган. ФАПта яшь белгеч Алсу Шәймәрданова эшли.
«Хәзер авылыбызда шундый заманча һәм уңайлы медпункт булуына бик шатмын. Кешеләр лаеклы шартларда ярдәм алачаклар. Монда эшләү — минем өчен зур җаваплылык һәм дәрәҗә. Ә иң әһәмиятлесе — якташларыбызга файда китерүем. Инде беренче пациентларны кабул иттем — нигездә, бу өлкән яшьтәге кешеләр, аларга ФАПның янәшәдә булуы аеруча мөһим», — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Алсу ханым.
Алсу Шәймәрданова Казанда туып-үскән. Әле 9 нчы сыйныфта укыганда ук медик булырга карар кабул иткән ул. Һәм хыялын тормышка ашыру ниятеннән 1998 елда медицина көллиятен тәмамлаган, аннары берничә ел шәһәр хастаханәләрендә эшләгән.
Ә биш ел элек гаиләсе белән Карабиколга күченгән.
“Һөнәремне бик яратам мин. Кешеләргә сәламәт булырга, тулы канлы тормыш алып барырга комачаулый торган чирләрдән котылырга ярдәм итә алам. Бу мине рухландыра, эшкә көн саен яхшы кәеф белән киләм һәм пациентларымның күңелен күтәрергә, беразга булса да аларның авыруларын оныттырырга тырышам”, — ди авыл табибы.
Фельдшер өчен кешелеклелек кебек сыйфатлар мөһим, шулай ук медперсонал сабыр булырга тиеш, дип ассызыклый танышым.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 6нчы санында укый аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 462


