Татарстан третий год подряд сохраняет квоту в 1,8 тысячи паломников в хадж / Татарстаннан хаҗга баручы беренче дүрт төркем 16 майда сәфәргә кузгалачак

В этом году в хадж от Татарстана отправится 1800 паломников, рассказал заместитель председателя ДУМ РТ, имам-хатыб мечети «Марджани» Равиль Зуферов на пресс-конференции в «Татар-информе». Первая группа хаджиев отправится 16 мая.

«Каждую группу сопровождает опытный руководитель хазрат, знающий арабский язык и законы Королевства Саудовская Аравия, и наши врачи», – рассказал Равиль хазрат.

Данная квота для Татарстана не менялась с 2024 года. Официальным хадж-оператором в республике является «ДУМ РТ Хадж».

Напомним, что вместе с татарстанскими хаджиями, как всегда, выезжают 20 врачей разных специальностей. Врачи сопровождают паломников в пути, в отелях и в палаточном городке в долине Мина, на Арафате, на протяжении всей поездки.

tatar-inform.ru

***

Татарстаннан хаҗга баручыларның беренче дүрт төркеме 16 майда сәфәргә кузгалачак. Хаҗиларны тәҗрибәле хәзрәтләр һәм дин белгечләре озата барачак. Алар сәфәр кылучыларга дәресләр бирәчәк, гыйбадәтләрне дөрес итеп башкарырга өйрәтәчәк, вәгазьләр сөйләячәк. Шулай ук хаҗиларга югары категорияле медицина хезмәткәрләре ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан мөфтиенең мохтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Аллаһыбыз теләсә, тиздән дин кардәшләребез олуг сәфәргә кузгалачак. 16 майда Татарстаннан беренче дүрт төркем юлга чыга. Һәр төркемдә 50гә якын кеше. Төркемнәрне гарәп телен, Согуд Гарәбстанының кануннарын белгән, дини белемгә ия булган хәзрәтләребез озата бара. Алар хаҗ кылу өчен барлык мөмкинлекләрне тудыра. Хаҗилар белән бергә 20 табиб та бара. Алар мөселманнарга тиешле ярдәм күрсәтә һәм кирәкле дарулар белән тәэмин итә алачак», – дип сөйләде Равил хәзрәт.

Татарстаннан хаҗ кылучыларның иң зур төркеме 450 кешедән тора. Бу төркем сәфәргә 17 майда кузгалачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 432

Комментирование запрещено