Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә Корбан гаете бәйрәме үтте

eUSNWrO-sr2LB2cyNzjrBdIZNybwtNLDG5otkfWzvUAnrS2hXSPU4b9pXUoK7fga2366mqKlcugbdNBZTCEqae2iИртән иртүк Иске Ярмәк авылының Ахун Хөснулла Баһаутдин исемендәге Җәмигъ мәсҗиденә гает намазына дип җыелган халык өчен вәгазь‑нәсыйхәт башланды. 

Халык җыелып беткәч, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның тәбрик хаты укылды. Шулай ук җирле үзидарә авыл башлыгы Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдинов халыкны район башлыгы Айдар Рөстәм улы Зарипов һәм үз исеменнән тәбрик итте. Авыл ветераннар оешмасы рәисе Малик Мәрдегалим улы да халыкны котлады. Гает хөтбәсе тыңлап, бәйрәм намазы укылганнан соң барлык авылдашлар, гадәттәгечә, бергәләп авыл каберстанына юнәлделәр.

Анда бергәләп әрвахларга догалар укып, үз йортларына таралышып, авылга хуш исләре таралган коймакларны, таба ризыкларын авыз иткәч, корбан чалу йоласына керештеләр. Өч көн дәвамында авылда корбан итеп унбер сыер, илледән артык куй сарык чалынды.

Һәр намаз саен мәсҗидебездә тәкбир авазлары яңгырап тора, Әльхамдү Лилләһи! Авыл халкы чалган корбаннарыннан мәсҗидкә дә өлеш чыгаралар, зур рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә!

Киләчәктә дә шулай булсын: бәйрәмнәребез дөнья тынычлыгы һәм шатлык белән, кайгы‑хәсрәтсез үтсен. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

SeZ2YpkVUbuhWLQ1j6wKu9kszmm-QKelRw0zRpp7BXgbAR-lBv_0XV27FXnQ_aFrFZupK_8Jg83YmjxtONkLdbvXFUx4SwPY76H7o2Xk_4rLcxMWzfc1xi9Oqp6TT_2dnZuGn8lcbcFAKFm3beWLEWlsvoNxmNucvec2VqX-6PfAqHQB _BaH2UoiAcR0rfjVBJSdK9AvLgLsBIdIduzTm1iaUbqW4p2XNU8nsJPMz4EXn2NPiroKLYdoZmjwgvqmjX0xY6sZ eUSNWrO-sr2LB2cyNzjrBdIZNybwtNLDG5otkfWzvUAnrS2hXSPU4b9pXUoK7fga2366mqKlcugbdNBZTCEqae2i

Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ,  

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчетенең имам-хатыйбы.

Просмотров: 468

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>